Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшчәнлек

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау эшчәнлегебезнең нигезе булып тора, безнең бу өлкәдәге белемнәребез гаять зур.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча нәтиҗәле эшләү өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) базарындагы үзгәрешләрне исәпкә алу кирәк. Ник дигәндә, бу үзгәрешләр кулланучыларның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән хокукларын тормышка ашыруда килеп чыга торган проблемаларның һәм аларның характерының үзгәрүенә котылгысыз төстә китерә. Мондый эш, уңай нәтиҗәсе белән сөендерсен өчен, кулланучылар белән генә түгел, җитештерүчеләр, куллану базарында эшләүче эшмәкәрләр белән дә алып барылырга тиеш. Кулланучылар белән эшләүне, беренче чиратта, аларны агартуга, закон нигезендә билгеләнгән хокуклары, бу хокукларны яклау гарантияләре һәм ысуллары белән таныштыруга юнәлдерү шарт. Иң элек бу мәктәпләрдә ачык дәресләр үткәрүдән, кулланучыларга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сату урыннарында мәгълүмати стендлар эшләү, кулланучыларга массакүләм мәгълүмат чаралары аша тиешле мәгълүматлар биреп барудан һ.б. гыйбарәт. Әлеге эшнең тагын бер мөһим өлеше – ул да булса кулланучыларга базардагы сыйфатлы товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында мәгълүматлар ирештерү. Беренче чиратта  бу куллану базарының реформалар кичерүче өлкәләренә – торак-коммуналь хуҗалыкка, медицина, мәгариф һәм башка өлкәләргә кагыла. Чөнки реформаларның барышы башлыча  кулланучы-гражданнарга тулы һәм объектив мәгълүмат бирү һәм аларның фикер сөрешен үзгәртүгә бәйле.

Без дистә елдан артыграк вакыт эчендә хөрмәтле клиентларыбызның хокукларын яклауда тотрыклы, югары күрсәткечләргә ирештек. Кадерле кулланучыларыбыз!  Сез товар сатып алганда, ваклап сату-алу килешүе төзисез. Товар сезнең кулга тапшырылгач, әлеге килешү үз көчен югалта дип уйлый күрмәгез! Чынында барысы да башлана гына әле! “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законында сатучының бурычлары бик төгәл күрсәтелгән, һәм, кулланучы буларак, Сезгә  (законның преамбуласы буенча: кулланучы – эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаган, фәкать шәхсән үзе өчен, гаиләсе, йорт ихтыяҗлары һәм башка ихтыяҗлар өчен товарга (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) заказ бирергә яки аны сатып алырга ниятләүче, заказ бирүче, сатып алучы яки аннан файдаланучы гражданин) зур гына хокуклар һәм ирекләр бирелгән.

Ә инде кулланучының төп хокукы – товар/хезмәт күрсәтүнең сыйфатлы булуына хокук.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International