Дуслар белән очрашу

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 11 августында «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” учреждениесендә Түбән Кама территориаль органының Зәй районы белгече әлеге оешмада социаль хезмәтләр алучылар белән кызыклы һәм файдалы очрашу үткәрде.

Очрашуга җыелган пенсионерлар “дус-ишләр даирәсе”ндә куллану базары өлкәсендә норматив-хокукый актлар таләпләре; Сату кагыйдәләренең төп нигезләмәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы турында бик күп мәгълүматлар ишетте. Аларга шулай ук сатып алучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе аңлатылды, сатучы белән сатып алучы арасында килеп туу ихтималы булган низаглы хәлләрдән котылу тәртибе конкрет мисалларда күрсәтеп үтелде.

Инде традициягә әйләнгән чараларның аларны үткәрү максатына – кулланучыларның аң-белемнәрен үстерү максатына ирешүебезгә ярдәм итәсенә ышанабыз.

 Чарада катнашучылар – белгечебезгә, ә ул, үз чиратында, шундый да кызыклы очрашуга җыелган барча халык өчен ишекләрен каерып ачкан Комплекслы үзәккә  җылы рәхмәт сүзләрен кызганмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International