Диванга утырып кына сатып алынган товар юньле булып чыкмаган

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Бүген күпләребез өеннән чыкмыйча, интернет аша гына товар сатып алу ягын каера. Бик уңайлы һәм җиңел бит. Тик менә шул рәвешле сатып алынган товарлар кайвакыт бигүк юньле  генә булып чыкмый.

Интернет аша товарлар сатып алганда кулланучы буларак  үз хокукларыңны белмәү еш кына төрле проблемалар һәм күңелсез килеп хәлләр китереп чыгара. Әлбәттә инде, мондый хәл сатып алучылар күңеленә сары май булып ятмый.

Әнә шулай Арча шәһәрендә яшәүче берәү, тын алгысыз җәйге челләдә салкынча һавалы бүлмәдә ләззәтләнеп утыру өчен, «Юлмарт РСК» ҖЧҖ кибетеннән 10990 сумлык «Supra» SA07HSB кондиционерын сатып алган. Сатучы кулланучыга товарның куллану үзенчәлекләре һәм кондиционерның моделе турында сөйләү-аңлатуны кирәк дип тапмаган. Мастерлар товарны урнаштырганда, тышкы һәм эчке блокларының бер-берсенә туры килмәвен ачыклаган.

Кулланучы, бу мәсьәләне хәл кылуда һәм дәгъва язуда ярдәм кулы сузуыбызны сорап, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итте.

Бүлек белгече аңа “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә кулланучы хокукларын аңлатты һәм дәгъва язуга ярдәм итте. Дәгъваны карап тикшерү нәтиҗәсендә «Юлмарт РСК» ҖЧҖ җитәкчелеге дөрес комплектланмаган товар өчен 10990 күләмендә түләнгән акчаны кулланучыга кире кайтару турында карар кабул кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International