Эшмәкәрләр өчен – семинар, кулланучылар өчен – файда

2016 елның 19 августы, җомга

2016 елның 18 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә хосусый эшмәкәр А.Җ.Закированың сәүдә объектында сатучылар өчен семинар-уку үткәрде.

Әлеге объектта азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар (парфюмерия-косметика товарлары, көнкүреш химиясе товарлары, шәхси гигиена әйберләре) сатыла.

Очрашу әңгәмә рәвешендә узды. Аның барышында кулланучылар тарафыннан дәгъвалар кую  ысуллары һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне карап тикшергәндә якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр каралды.

Семинар вакытында түбәндәге мәсьәләләргә кагылып үтелде:

  1. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы таләпләре һәм аны тормышта куллану;
  2. Кулланучыга үзе тарафыннан сатып алына торган товарлар/эшләр, хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүматлар җиткерү;
  3. Кулланучыларга товарлар сату;
  4. Эшләр башкару/кулланучыларга хезмәтләр күрсәтү.

Кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасы аерым игътибар үзәгенә алынды. Сатучыларга үзләренең эшләрендә кулланучылар проблемаларын ихтыярый төстә, ягъни дәгъваны карап, судка кадәр тәртиптә хәл кылу тәкъдим ителде. Семинардан соң кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату йөзеннән көн кадагына суга торган төрле темаларга багышлап эшләнгән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр (территориаль органнарның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматлардан торган) өләшенде.

Эшмәкәрләр өчен мондый чаралар даими үткәрелеп килә. Шуның нәтиҗәсендә алар хәзер куллану законнарын әйбәтрәк белә башлады, хокукый яктан аң-белемнәре сизелерлек яхшырды.

 Шулай итеп, эшмәкәрләрнең хокукый аң-белемнәре үсү кулланучылар белән бәхәсле мәсьәләләрне фәкать хокукый кыр кысаларында гына башлангыч стадиясендә үк җайга салуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International