Хәзер тормыш-көнкүрешебезне ваннадан, төрледән-төрле душ кабиналары, джакузи, раковина һәм унитазлардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз инде. Сантехника җиһазлары бүлмәләрнең бизәлешенә дә өстәмә төсмерләр бирә. Бүгенге сантехника материалы (пыяла, тимер, мәрмәр, фаянс, коелма полимер, кварцит, сантехника фарфоры, пластик һ.б.) атамалары, формасы һәм төсләре ягыннан - гаять күп төрле. Җитештерүчеләр, кулланучыларга уңайлы булсын өчен, тиңдәшсез технологияләр һәм бизәлешләр нигезендә елдан-ел яңа модельләр эшләп чыгарырга тырыша. Шуңа күрә кулланучыларга кайвакыт әнә шундый товар муллыгы арасыннан үзләренә кирәклесен табуы авырга туры килә.
Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә хосусый эшмәкәр Г.Р.Әмәтованың кибетендә сантехника әйберләрен сатуга карата кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату буенча хезмәткәрләр өчен профилактика чарасы оештырды. Семинар барышында кибет хезмәткәрләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүматлар ирештерелде. Шулай итеп, алар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законы; Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре; “Дәүләт контрольлеген һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” № 294-ФЗ Федераль закон; “Тере” акча белән исәп-хисап ясаганда һәм (яки) түләү карталарыннан файдалану нигезендә исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында” 22.05.2003 ел, № 54-ФЗ Россия Федерациясе Законы белән танышты. Товарлар турында мәгълүматларның, аларда мәҗбүри рәвештә товар атамасының, фирма атамасы һәм товарны җитештерүченең урнашу урыны, җитештерүче тарафыннан сатып алучылардан дәгъвалар кабул итеп алуга вәкаләтле оешманың урнашу урыны; товар мәҗбүри таләпләренә туры килергә тиешле стандартлар билгеләнеше; товарның төп куллану үзенчәлекләре турында мәгълүматлар; товардан нәтиҗәле һәм хәвеф-хәтәрсез файдалану кагыйдәләре һәм шартлары; конкрет товар өчен билгеләнгән очракта – гарантия срогы; яраклылык срогы; товар бәясе һәм аны сатып алу шартларының күрсәтелергә тиешлеге аерым игътибар үзәгенә алынды. Сатучының, товарларны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, кулланучыга товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматларны үз вакытында җиткерергә тиешлегенә басым ясалды. Товар турында дөрес булмаган мәгълүматлар кулланучыга тапшырылганнан соң товарда кимчелекләр пәйда булуга китергән очракта, кулланучы сатучыга җитештерүче (сатучы) гаебе белән юл куелган кимчелекле товар сатып алгандагы кебек үк таләпләр куюга хокуклы. Ягъни кулланучы сатучыдан (җитештерүче) түбәндәгеләрнең берсен таләп итүгә хокуклы:
- шундый ук маркадагы (шундый ук модель һәм (яки) артикул) товарга алыштыруны;
- сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыруны;
- сатып алу бәясен тиешенчә киметүне;
- товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бушлай юкка чыгаруны яки кулланучы яисә башка зат тарафыннан аларны юкка чыгару чыгымнарын каплауны;
- сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуны һәм товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны.
Чара барышында сатучыга бериш товарларны мәҗбүри төстә икенче бериш товарлар белән бергә сатып алуны шарт итеп куюның тыелуы аңлатылды. Дәшми-тынмый гына сатучының өстәмә товар сатып җибәрү очрагында кулланучының сатучыдан түләнелгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә хокуклы булуы искәртелде.
Чара ахырында эштә иң еш очрый торган хәлләр һәм мәсьәләләр каралды. Шулай итеп, чара барышында кибет хезмәткәрләре үзләре өчен бик күп файдалы мәглъматлар алуга иреште. Кибеткә килгән сатып алучылар да, чара темасы белән кызыксынып, семинар тәмамлангач белгечебезгә киңәш-табышлар сорап мөрәҗәгать итте әле.