Запас частьләр кибетендә закон таләпләре үтәләме?

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Автомобильләргә запас частьләр сату сатучының шактый ук зур һөнәри осталыкка ия булуын таләп итә. Бу, иң элек, төрлелеге белән аерылып торган товар үзенчәлегенә бәйле.

Запас частьләр һәм аларның үзенчәлекләрен өйрәнү автомобиль төзелеше буенча төп белемнәргә ия булуны, шулай ук күп вакыт һәм тырышлык таләп итә. Шул ук вакытта сатучы, нәкъ менә клиентка кирәклесен сату өчен, запас частьләрнең үзенчәлекләрен белеп торырга тиеш.

Әмма автомобильгә запас частьнең дә товар булып торуын, ә инде сатып алучының кулланучы булып торуын онытырга ярамый.

 Кызганычка, автомобильләргә запас частьләр сатучылар арасыннан кайберәүләренең “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законында күрсәтелгән кулланучылар хокукларын үтәмәүләренә шаһит булырга туры килгәли.

 Шуны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре 2016 елның 5 сентябрендә Арча районы куллану базарында инде менә 12 елдан артыграк дәвамында автомобильгә запас частьләр сатучы хосусый эшмәкәр Н.М.Шәйхиев өчен өйрәтү чарасы үткәрде.

 Иң элек эшмәкәргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне, аерым алганда, автозапчастьләр һәм аларга комплектлау детальләре сатканда һәм сатып алганда мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар, норматив актлар турында мәгълүматлар ирештерелде.  Кулланучыларны товар турында мәгълүматлар белән таныштыруга карата  гамәлдәге закон таләпләре аерым игътибар үзәгенә алынды. Иң элек кулланучыларга товар турында җиткерелә торган барлык мәгълүматларның рус телендә булырга тиешлеге искәртелде. РФ Хөкүмәтенең  15 август, 1997  ел, № 1037 карары нигезендә, 1998 елның 1 июленнән Россия Федерациясе территориясендә чит илләрдән кертелгән товарларны (азык-төлек булмаган товарлар) рус телендә мәгълүматлары күрсәтелмәгән  килеш сатуның, гомумән, тыелган булуы билгеләп үтелде.

 Теләсә кайсы запас часть сату алдыннан әзерләнеп куелырга тиеш. Әзерлек төрен һәм күләмен продукция җиттештерүче билгели. Ә инде сатучы товарны тапшырганда сатып алучының күз алдында  сату алдыннан товарны әзерләү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын, шулай ук аның комплектациясен тикшерергә тиеш.

  Семинарда алынган белемнәрнең сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган аңлашылмаучанлыкларны чын профессионалларча хәл итү мөмкинлеге (бу кадәресе, һичшиксез, кибетнең абруенда уңай чагылыш таба бит) бирәсенә ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International