2016 елның 10 сентябрендә Арча шәһәрендә быелгы көздә тәүге авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Анда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм фермерлар катнашты.
Чараның төп максаты – халыкка чагыштырмача очсыз бәядән экологик яктан чиста һәм файдалы продукция сатып алу мөмкинлеге бирү. Ярминкәләр җитештерүчеләргә, алыпсатарлар һәм арадашчылардан котылып, товарларын кулланучыларга турыдан-туры сатуга юл ача. Быел колхозлар, эшкәртү предприятиеләре һәм фермерлар сатып алучыларны, гадәттәгечә, очсызлы, әмма сыйфатлы ит һәм балык ризыклары, шулай ук яшелчә, җиләк-җимеш белән сөендерергә җыена.
Шимбә көнне Арчада үткән көзге бәйрәмдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Алар кулланучыларга, эшмәкәрләр һәм оешмалар вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирде. Шулай итеп, ярминкәгә килгән һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларга квалификацияле җаваплар ишетү мөмкинлегенә иреште.
Күргәзмә-ярминкәдә, инде әйтеп үткәнебезчә, очсызрак бәядән югары сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеге тудырылды. Икмәк-күмәч, колбаса һәм ит ризыклары, кондитер, бакалея товарлары, май он, бал ассортименты, роза куаклары, декоратив һәм җимеш агачлары үсентеләре, шулай ук хуҗалык алып бару, көнкүреш өчен кирәкле товарларның гаять киң ассортименты кулланучыларга тәкъдим ителде. Ярминкәгә җыелган халык бигрәк тә бәрәңге һәм ашлыкны күпләп алды.
Чарада авыл хуҗалыгы оешмалары, эшкәртү предприятиеләре, районның хосусый эшмәкәрләре катнашты.