9 сентябрь көнне Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәрендә комплекслы чара үткәрде.
Бүлек хезмәткәрләре «Тулпар» базарында 24 атамадагы ризыкларның бәяләренә, сыраның тәкъдим ителешенә мониторинг үткәрде, шулай ук кулланучылар өчен консультация оештырды.
Төреп-тутырылып куелган товарларның кулланучы өчен тиешле мәгълүматлары, шул исәптән яраклылык срогы турында мәгълүматлары күрсәтелмичә генә сатылуына карата кулланучының язмача шикаяте буенча бер хосусый эшмәкәргә карата планнан тыш тикшерү үткәрелде. Шикаятьтә бәян ителгәннәр, чыннан да расланды: сатуда 7 мең сумнан артыграк товарның мәгълүматлары күрсәтелмәгәнлеге ачыкланды.
Моннан тыш белгечләр шәһәр ярминкәләрендә катнашты:
- ярминкә – бал дегустациясендә. Халыкка һәм кунакларга тәмнәре һәм өстәмәләре төрлечә булган 15 төрдән артыграк бал, 10 сорттагы джем, конфитюр, мумие, чәер, эрбет чикләвекләре, киви, манго һәм виктория җиләгеннән конфитюр тәкъдим ителде.
- Мажгинский питомнигыннан хосусый эшмәкәр М.С.Соковиковның үсентеләре һәм чәчәкләрен күргәзмә-сатуда. Күргәзмәдә бик күп төрле үсентеләр: зелпе, кура үсентеләре, алмагачлар һәм хәтта чикләвек куагы үсентеләре халык хозурына чыгарылды.
- Пятигорск шәһәреннән туннар күргәзмәсе-сатуда. Мутон, чәшке, кондыз һәм төлке тиреләреннән тегелгән туннар “икенче әйбер алсаң – бүләк итеп бирелә” дигән бик тә ымсындыргыч реклама белән сатылды.
Дегустациядән соң белгечләребез эшмәкәрләр белән әңгәмә корды, ярминкәгә килүчеләрнең сорауларына квалификацияле җаваплар, киңәш-табышлар бирде, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукларын кысуга бәйле проблемалы мәсьәләләрне хәл кылуга ярдәм итте, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бастырып чыгарган буклетлар өләште.