Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына ачуы кабарган бер кулланучы мөрәҗәгать итте. Баксаң, аңа сәүдә челтәрләренең берсендә товарны бәя белешмәлегендә күрсәтелгән бәядән (касса янында товарның бәясе кыйммәтрәк булып чыккан) сатудан баш тартканнар икән. Кулланучы моңа җенләнеп, товарны алмыйча өенә кайтып киткән. Бүлек хезмәткәрләренә ул, бу очракта нинди гамәл кылган булсам, дөресрәк булыр иде икән, дигән сорау бирде.
Көн кадагына суга торган булганлыктан, сорауга ачыклык кертергә кирәк дип таптык. Кибеттә әнә шундыйрак хәлләрдә калып, бәя аермасы турында сүз катуга, сатучы-кассир товарның яңа партиясе башка бәядән кабул итеп алынганлыктан, сәүдә залындагы белешмәлекләрне алыштырып өлгермәгәнлекләре, әмма кибеткә китерелгәч үк товарның компьютердагы бәясе үзгәргәнлеге турында сайрый башлый. Шуңа күрә белешмәлектәге бәя кассада исәп-хисап ясагандагы бәягә туры килми, янәсе.
Мондый хәлдә калганда, иң элек кибет администраторын чакыртып алыгыз һәм аңа килеп туган хәлне аңлатып бирегез. Шуннан соң товарны бәя белешмәлегендә күрсәтелгән бәядән сатуларын таләп итеп карагыз. Таләбегезгә администраторның исе китмәсә, аңа “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 10 статьясы нигезендә, “...җитештерүче (эш башкаручы, сатучы) кулланучыга, кирәклесен сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында тапшырырга тиеш...” - дип аңлатыгыз. Товарның сумнарда күрсәтелгән бәясе бу мәгълүматның аерылгысыз өлеше булып тора бит. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 12 статьясы нигезендә, “...кулланучыга килешү төзегәндә товар (эш башкару, хезмәт күрсәтү) турында мәгълүматларны кичекмәстән алу мөмкинлеге тудырылмаса, ул сатучыдан (эш башкаручы) килешү төзүдән нигезсез читләшү аркасында китерелгән зыянны каплауны таләп итүгә хокуклы”.
РФ Гражданлык кодексында оферта (документлаштырылган тәкъдим) дигән төшенчә бар. Кибетләрдә бәя белешмәлеге нәкъ менә гавами оферта булып тора (РФ ГК 437 ст.). Шуңа күрә сатучы Сезгә товарны нәкъ менә шушы офертада күрсәтелгән бәядән сатарга тиеш тә. РФ Хөкүмәтенең 19 гыйнвар, 1998 ел, N 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 19 пункты нигезендә, “ сатучы товарның һәр төрен бәя белешмәлеге белән тәэмин итәргә тиеш, анда продукция атамасы, сорты, авырлыгы яки берәмлеге өчен бәясе ачык итеп күрсәтелгән булырга тиеш...”
РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 14.7 статьясын бозу – “...товар (эш башкару, хезмәт күрсәтү) озынлыгын, авырлыгын дөрес үлчәмәү, бәясен дөрес исәпләмәү, куллану үзенчәлекләрен дөрес бәян итмәү яки кулланучыларны башкача алдау...” һәм “14.8 статьясын бозу – “... сатудагы товар (эш башкару, хезмәт күрсәтү) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирелмәү...” административ штраф салуга китерә.
Дәлилләрегез сатучыны инандырмаса һәм ул таләпләрегезне ихтыярый тәртиптә канәгатьләндерүдән баш тартса, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына яки “Роспотребнадзор”ның ТР буенча территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Әмма хокуларыгызнын санга сугылмаганлыгына дәлилләр генә тупларга онытмагыз. Болар, аерым алганда,
- шаһитлар (бу фактны раслый алырдай туганнарыгыз яки дус-ишләрегез булырга мөмкин);
- бәя белешмәлеген фотога төшерегез;
- килеп туган хәлнең асылын тасвирлап (чекта һәм бәя белешмәлегендә күрсәтелгән бәяләр, сатып алу датасы, сатучының товарны бәя белешмәлегендә күрсәтелгән бәя буенча сатудан баш тартуы турында), шикаятегезне Шикаять һәм тәкъдимнәр кенәгәсендә чагылдырыгыз. Кибет администрациясенең язмача җавап бирүен сорагыз.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Үзегезне борчыган теге яки бу мәсьәләләр буенча киңәш-табыш алу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча ш.т.б., Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93, Балтач районында - 884368 2-44-03, Кукмара районында - 884364 2-60-75, Саба районында - 884362 2-30-84, Теләче районында - 884360 2-12-55.