Базарлы Матак авылында булдык

2016 елның 16 сентябре, җомга

15 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Әлки районының Базарлы Матак авылына барып килде.

Белгечләребез биредә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде: кулланучылар өчен консультация өстәле, «Звениговский» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку, җирле базарда дежур тору оештырды.

 Консультация өстәле үткәргәндә кулланучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар ирештерелде. Әйтик, гарантия ремонтын үткәрү өчен зур габаритлы товарның һәм авырлыгы биш килограммнан артып киткән товарның сатучы көче белән һәм аның хисабына китереп бирелергә тиешлеге аңлатылды. Сатучы әлеге бурычын үтәмәгән очракта товарны гарантия ремонтына кулланучының үзе китерә алуы, әмма аңа товарны китереп бирүгә бәйле чыгымнары капланырга тиешлеге билгеләп үтелде. Икенче бер кулланучыга исә, товардагы кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс купкан очракта, сатучының товарга экспертиза үткәрергә тиешлеге аңлатылды. Шул ук вакытта экспертизаның “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының   20, 21, 22 статьяларында билгеләнгән срокларда (товарда кимчелекләрне юкка чыгарганда – күп дигәндә 45 көн, кулланучы товарны башкасына алыштыру турында таләп куйганда – 20 көн, кулланучы сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару турында таләп куйганда  - 10 көн) үткәрелергә тиешлеге билгеләп үтелде. Шул ук вакытта, товарның сыйфатын өстәмә рәвештә тикшерергә кирәк булмаганда, товар сатучының кулланучы таләбе куелганнан соң җиде көн эчендә сыйфатсыз товарны башкасына алыштырып бирергә тиешлегенә басым ясалды.

Куллану базарында хокук бозуларны кисәтү, товарлар сыйфатын һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан чыгып, «Звениговский» кибете хезмәткәрләре өчен өйрәтү характерындагы семинар үткәрелде. Аның барышында, аерым алганда, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә куллану базары эшчәнлеген җайга салган гамәлдәге  закон аңлатылды.

Ә инде базарда дежур тору куллану базарындагы якларның вәкилләре белән әңгәмә рәвешендә үткәрелде. Кулланучылар әңгәмә барышында теге яки бу товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алганда әледән-әле килеп чыккан проблемалар турында сөйләде. Белгечләребез аларга мондый мәсьәләләрне хәл кылу буенча кирәкле киңәш-тәкъдимнәрен ирештерде. Базарда дежур торуыбыз барышында сатучылар кулланучылар белән эшләгәндә килеп чыгу ихтималы булган сорауларга җаваплар ишетү мөмкинлегенә  дә иреште.

Чаралар барышында кулланучыларга һәм товар сатучыларга төрле буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International