Кулланышка яраксыз чәйнек-термослар

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

 Көн саен безнең һәркайсыбыз теге яки бу көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бәйле мөнәсәбәтләргә керә. Ризык яки турист юлламасы сатып алганда, аяк киемен ремонтка тапшырганда, табибтан консультация алганда бу мөнәсәбәтләрнең хокукый ягына игътибар итеп тормыйбыз анысы. Ә менә нинди дә булса хокукларыбыз санга сугылмаганда  теләсәң дә, теләмәсәң дә хезмәт күрсәтүне  кулланучы буларак үз гамәлләреңне һәм хезмәт күрсәтүче (эш башкаручы) гамәлләрен закон күзлегеннән чыгып бәяләү зарурилыгы килеп туа.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә инде әллә ничә кулланучы «Радуга» сәүдә үзәгендә хосусый эшмәкәр Т.В. Зимеевадан сатып алынган «Swide» маркасындагы чәйнек-термосларның сыйфатсыз булып чыгуына бәйле рәвештә мөрәҗәгать итте. Товарның кимчелекләре: капкачының эчке ягында резинадан эшләнгән каймасы купкан яки капкачы әйбәтләп ябылмый, чәйнек капкачын ачу өчен билгеләнгән төймәсе эшләми икән.

Бүлек белгечләре кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә үзләренең хокукларын аңлатты һәм аларның һәркайсына претензия язуга ярдәм итте. Кулланучыларның законлы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуы сәбәпле, эшмәкәр һәм сәүдә ноктасы сатучысы белән әңгәмә үткәрелде. Әлеге мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нәтиҗәсендә барлык кулланучыларга сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчалары кире кайтарылды. Эшмәкәр  тарафыннан товарларның сыйфатына карата тикшерү үткәрелгәннән соң әлеге товарның бөтен партиясенең кулланылышка яраксыз, ягъни брак икәнлеге ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International