Саба районының Шәмәрдән авылында өлкән яшьтәге кулланучылар өчен семинар үткәрелде

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Бу тормышта һәркайсыбызның диярлек сыйфатсыз товар сатып алу, сатучыларның үз продукциясен намуссыз төстә сату яки кулланучы буларак  хокукларының санга сугылмау очракларына юлыкмый калганы юктыр. Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларны массакүләм мәгълүмат чаралары, аерым алганда, интернет аша җиңел генә таба алса, өлкән яшьтәге кешеләр, кирәкле мәгълүматлардан хәбәрдар булмаулары сәбәпле, үзләренең юлында еш кына бик зур киртәләргә очрый.  Шуңа күрә нәкъ менә өлкән буын вәкилләре белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эш алып бару бик мөһим.

Шуны истә тотып, 2016 елның 22 сентябрендә, “Өлкәннәр көне” алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты А.И.Хәлилов Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде. Куллану базары өлкәсендәге закон мәсьәләләре буенча әби-бабайларның аң-белемнәрен үстерү, куллану базарында мөстәкыйль рәвештә үз-үзен дөрес тоту күнекмәләренә өйрәтү чараның төп максатына әйләнде.

Әңгәмә барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр аңлатылды. Аларның төп өлеше сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыруга, мондый товарга тап булганда гамәлләр эзлеклелегенә, претензияләр һәм дәгъва гаризалары язуга кагылышлы булды. Шулай ук яраклылык срогы чыккан товарлар сатып алганда нәрсәләр эшләргә, кайда һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында тәкъдимнәр семинарга җыелган халыкта зур кызыксыну уятты.

Чарада өлкән буын вәкилләре сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп чыгу ихтималы булган төрле хәлләр буенча фикер алышуда катнашты, тормыштан мисаллар китерде һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләштергән яңа белемнәре нигезендә үзләренең сорауларына җаваплар эзләде. Соңыннан семинарда катнашкан барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп мәгълүматларны үз эченә алган белешмә-буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.

Гомумән, теге яки бу мәсьәләнең асылына төшенергә теләүчеләрнең һәммәсе ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеченнән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы тулы аңлатмалар, кыйммәтле киңәшләр алуга иреште.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International