Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы территориаль органның үзендә, шулай ук турыдан-туры сәүдә предприятиеләрендә кулланучыларга консультацияләр бирүне даими рәвештә оештырып килә.
Агымдагы елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына 2000 нән артыграк кулланучы киңәш-табышлар сорап мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе (76%) сәүдәне оештыруга һәм сатудагы товарларның (кәрәзле телефоннар, смартфоннар һәм башка катлаулы көнкүреш техникасы) сыйфатына кагылышлы булды.
2016 елның шушы чорында Әлмәт территориаль органы, башка башкарма хакимият органнары белгечләре, сәүдә, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәләре хезмәткәрләре катнашында 200 “түгәрәк өстәл”, лекция, семинар оештырды һәм үткәрде. Чараларда катнашучыларның “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законын тормышта кулланганда килеп чыгу ихтималы булган мәсьәләләр буенча фикер алышуларын билгеләп үтәргә кирәк. Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын куллану, Әлмәт территориаль органы функцияләре, җитештерелә һәм сатыла торган продукциянең сыйфат мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр, оешмалар белән үткәрелеп килә торган аңлату эше аерым игътибар үзәгенә алына. Белгечләребез хокуклар һәм аларны тормышка ашыру механизмнары турында тәфсилләп аңлата. Бу исә кулланучылар хокукларын яклау турында законны бер төрле генә куллануда бик зур әһәмияткә ия.
Кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү һәм профилактика максатыннан гражданнарның массакүләм булу урыннарында дежур торулар, консультацияләр үткәрүнең мөһимлеген искәртеп үтү урынлы булыр. Агымдагы елда базарларда, сәүдә үзәкләре, ярминкәләрдә 315 тапкыр дежур тору оештырылды. Гражданнарның массакүләм булу урыннарында профилактика чаралары һәм дежур торулар үткәрү нәтиҗәсендә базарларда эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрләрнең тиешсез гамәлләренә һәм кирәкле гамәлләр кылмауларына карата шикаятьләр урын алган мөрәҗәгатьләр саны кими. Территориаль орган хезмәткәрләре, куллану базарында закон һәм хокук бозуларны кисәтү чараларын тормышка ашыру йөзеннән, гражданнарның массакүләм булу урыннарында профилактика юнәлешендәге мәгълүмати материаллар урнаштыра, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр тарата.
Әнә 2016 елның 26 сентябрендә дә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре «Панорама» сәүдә үзәгенең хуҗалык итүче субъектлары белән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезләмәләрен һәм РФ Хөкүмәте карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен тормышта куллану буенча фикер алышу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, гражданнардан алына торган мөрәҗәгатьләрне анализлаганнан соң һәм «Панорама» сәүдә үзәгендә булып кайтканнан соң бу документлардагы таләпләрнең хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан кайвакыт санга сугылмавын билгеләп үтәргә мәҗбүр. Санга сугылмаган таләпләр:
- кулланучылар өчен мәгълүматлар тапшыру таләпләрен бозу;
- кулланучыларга сатучы, җитештерүче, эш башкаручы турында мәгълүматлар җиткерү зарурилыгы таләбен, шул исәптән кулланучыларга мәгълүмат җиткерүдә кулланыла торган телгә карата таләпләрне бозу;
- кулланучылар таләпләрен кабул итеп алу тәртибен бозу;
- кулланучы претензиясенә карата җавап бирү срокларын бозу.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, билгеләнгән кимчелекләрне юкка чыгару, кулланучыларга тулы һәм дөрес мәгълүматлар ирештерүне тәэмин итү максатыннан чыгып, хуҗалык итүче субъектларга яки аларның вәкилләренә түбәндәгеләрне тәкъдим итте:
- кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматларны уңайлы, күренеп торган урынга урнаштыру;
- хуҗалык итүче субъектлар хезмәткәрләре белән кулланучылардан претензияләр кабул итеп алу тәртибе буенча эш үткәрү;
-кулланучылар хокукларын яклау турында закон таләпләрен үтәүне тәэмин итү.