2016 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районы Ташчишмә авылында урнашкан “Илсөя” ҖЧҖ сәүдә объектында товарлар, хезмәт күрсәтүләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хуҗалык итүче субъект өчен семинар үткәрде.
Әйтергә кирәк, эшмәкәрләр өчен мондый семинарлар даими үткәрелеп килә. Шуның нәтиҗәсендә алар куллану законнарын яхшырак белә башлады, хокукый белемнәре дә үсте, дип әйтсәк, һич арттыру булмас. Мондый белемнәргә ия булу кулланучылар белән үзара низагны “яралгысында” ук, фәкать хокукый кыр кысаларында гына җайга салуга ярдәм итә.
Семинарда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүматлар ирештерелде.
Моннан тыш “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, гамәлдәге законның кулланучыларга товар турында мәгълүматлар җиткерүгә карата таләпләре тагын бер кат эшмәкәрләрнең исенә төшерелде.
Сатучыларга үзләренең эшендә кулланучыларны борчыган проблемаларны ихтыярый төстә, ягъни судка җиткермичә генә хәл итү ягын карарга киңәш ителде. Семинардан соң көн кадагына суга торган проблемалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары урын алган брошюралар рәвешендәге белешмәлекләр, буклетлар таратылды.