Агымдагы елның 9 аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына 4000нән артыграк кеше мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге еш кына сыйфатсыз катлаулы көнкүреш техникасы: мобиль телефоннар, телевизор, электр эш кораллары сатылу очракларына юлыгуга бәйле. Моннан тыш кулланучыларның аяк киеме, кием-салым сыйфатына һәм шәһәребез кибетләрендә хезмәт күрсәтү культурасы сыйфатына канәгатьсезлекләрен белдергән мөрәҗәгатьләр дә аз түгел. Гражданнарның шикаятьләрендә шулай ук торакның тиешенчә ремонтланмавына, заказ белән эшләтелгән мебельнең, парикмахер һәм “химчистка” хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатсыз булып чыгуына зар-интизарны да күрергә була.
Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре 160 претензия, судка тапшыру өчен 23 дәгъва язарга булышты (сүз уңаеннан, аларның бушлай хезмәт күрсәтүен искәртеп үтәргә кирәк). 2016 елның 9 аенда кулланучыларга барлыгы биш миллион сумнан артыграк күләмдә матди зыян капланды.
Территориаль орган белгечләре кулланучыларга гына түгел, шулай ук эшмәкәрләргә дә ярдәм итәргә әзер. Хисап чорында куллану базары өлкәсендә 30дан артыграк эшмәкәр гамәлдәге законнарның асылына төшенүгә ярдәм итүебезне сорап мөрәҗәгать итте. Эшмәкәрләрне башлыча түбәндәге сораулар борчый: “Халык куллануы товарларына бәйсез экспертизаны кайда үткәрергә?”, “Товарның сыйфатын тикшерү” процедурасы “товарга экспертиза ясау” процедурасыннан ничек аерыла?”
Товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр буенча куллану базары өлкәсендә закон бозу очракларын киметү, предприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләренең хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып, түбәндәге темаларга семинарлар үткәрелде:
- “Кулланучыларга азык-төлек товарлары сатканда хуҗалык итүче субъектларның хокуклары һәм бурычлары”;
- “Азык-төлек булмаган товарлар сатканда хуҗалык итүче субъектларның хокуклары һәм бурычлары”;
- “Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча закон таләпләрен үтәү турында”;
- Металл-пластик әйберләр эшләү һәм сату буенча хезмәт күрсәтүчеләрнең (сатучылар) кулланучылар хокукларын яклавын тәэмин итү”;
- “Ваклап сату базарларындагы эшчәнлеккә карата куела торган таләпләр”.
Шулай итеп, сәүдә эшчәнлеге, шул исәптән ваклап сату базарларында сәүдә эшчәнлеге алып баручы һәм халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче барлыгы 167 хуҗалык итүче субъектка укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрелде.
Шәһәребезнең ваклап сату базарларында сәүдә эшчәнлеген алып баручы, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә, күргәзмә-сатуларда катнашучы оешмаларга, хосусый эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар (600дән артыграк данә) таратылды.
Бу юнәлештәге эшебез дәвам итә. Чаллы территориаль органының “кайнар линия” телефоны: 8(8552)71-43-03.