Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә атланмайга дегустация булды

2016 елның 30 сентябре, җомга

2016 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә атланмайга кулланучылар дегустациясе булып узды. Чара “2014-2020 елларга Татасртан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” 6-кече программасын, “ 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Дегустациянең максаты – сатып алынган атланмай үрнәкләренең сыйфатын һәм сәламәтлек өчен начар тәэсирен бәяләү, шулардан иң яхшы җитештерүчене ачыклау, алынган нәтиҗәләрне кулланучыларга җиткерү; шулай ук бу өлкәдәге хәлләрне яхшырту буенча җитештерүчеләр һәм сатучыларның уртак тырышлыкларын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен зыян китерми торган продукция белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү.

Ни өчен атланмайга тукталдык? Чөнки ул социаль әһәмиятле ризыклар төркеменә керә, аны олысы-кечесе куллана, балалар ризыкларын пешерү-ясауда киң файдаланыла. Моңа кадәр дә атланмай программага кертелгән чараларны тормышка ашыру, шул исәптән гражданнарның шикаятьләр саны артуга бәйле рәвештә үткәргән кулланучылар дегустацияләрендә һәм чагыштырма сынауларда “катнашкан” иде инде.

Моннан 6-7 ел элегрәк ялганлап җитештерелгән атланмай күләме бик зур иде. Әйтик, 2012 елда үткәрелгән сынаулар нәтиҗәләре буенча тикшерелгән үрнәкләрнең 50% ы чамасының билгеләнгән таләпләргә, шул исәптән составы ягыннан билгеләнгән таләпләргә туры килмәве ачыкланды. Шуннан соң килеп туган вәзгыятьне уңай яккка борып җибәрердәй чаралар күрелде. 2014 елда тикшерелгән үрнәкләрнең инде 25% ында гына (тикшерелгән 40 атамадагы майның 10ында) составы буенча тиешле таләпләргә туры килмәве билгеләнде.

Сөт ризыкларын сатуга бәйле рәвештә килеп чыккан ямьсез хәлләр турында республика җитәкчелегенә дә җиткерелде. Шуннан соң бу мәсьәлә Татарстан Республикасы Президенты катнашында Татарстан Республикасы Иминлек советында каралып, кичекмәстән сөт базарын тәртипкә салу, бөтен көчне ялган сөт ризыкларына каршы көрәшкә туплау бурычы куелды. Шуннан бирле законнарга ялган продукция җитештергән һәм саткан өчен җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде. Ризык җитештерүчеләр, җибәрүче, сатучылар белән республика территориясендә сыйфатсыз һәм сәламәтлек өчен зыян китерү ихтималы булган продукцияне сатуга каршы көрәшкә юнәлдерелгән укыту-өйрәтү характерындагы профилактика чаралары үткәрелде. Республикабызда эшчәнлек алып баручы күп кенә сәүдә челтәрләре, үзләренә кабул итеп алына торган сөт ризыкларының сыйфатын һәм сәламәтлек өчен зыянсыз булу-булмавын контрольдә тоту, ялган сөт ризыкларының кибет киштәсенә эләгүенә юл куймау максатында, махсус җиһазлар сатып алды.

Бу юлы дегустациягә әзерләнү кысаларында 35 атамадагы атланмай, шул исәптән Самарада, Ульяновск, Түбән Новгород, Мәскәү, Вологда, Воронеж, Белгород, Свердловск, Волгоград, Брянск, Ленинград өлкәләре, Татарстан, Чуашстан, Удмуртия республикалары, Алтай һәм Кроснодар крайларында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта җитештерелгән   продукция сайлап алынды. Барлык үрнәкләргә дә, РФ Таможня берлегенең Техник регламентында (ТС 033/2013) билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен ачыклау йөзеннән, аккредитацияләнгән «ТатЦСМ» федераль бюджет учреждениесе лабораториясендә лаборатория сынаулары уздырылды. Нәтиҗәдә 15 үрнәктә микробиологик күрсәткечләре буенча:  эчәк авыруы бактерияләре, чүпрә һәм күгәрекнең табылуы сәбәпле таләпләрдән читкә тайпылышлар билгеләнде. Ә бер үрнәкнең ялган продукция булуы ачыкланды. Шул сәбәпле бу үрнәкләр дегустациягә кертелмәде.

Экспертлар комиссиясе составына республиканың сөт тармагы –    «Просто молоко» идарәче компаниясе, Зеленодол сөт комбинаты, Алабуга сөт комбинаты, шулай ук контрольлек-күзәтчелек органнары һәм азык-төлек лабораторияләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе, «Тест-Татарстан» РСМЦ ЯАҖ, “Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ, ТР буенча Ветеринария баш идарәсе белгечләре, кулланучылар хокукларын яклау буенча иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Аврора-консультант» ҖЧҖ Бәйсез экспертиза үзәге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ.б. керде.

Кулланучылар дегустациясендә катнашучылар атланмайның куллану, җитештерү үзенчәлекләре турында кызыклы бик күп мәгълүматлар белүгә иреште. Чын атланмайдан  фәкать каймак һәм бераз гына пастеризация тәме килеп торырга тиешлеге, анда башка ис-тәмнәрнең булмаска, консистенциясе тыгыз-каты, сыгылмалы булырга, кисеп алынган урынының ялтыратып торырга, коры булырга тиешлеге аңлатылды.

Атланмай 17 баллы шкала буенча бәяләнде: тәме өчен – 10 балл, консистенциясе өчен – 2 һәм төсе өчен – 2 балл. Кулланучылар дегустациясенә кертелгән барлык атланмай үрнәкләренең дә куллану характеристикалары буенча бер-берсеннән әлләни аерылып тормауларын билгеләп үтәргә кирәк. Шуңа да карамастан, дегустация нәтиҗәсендә “Зеленодол сөт эшкәртү комбинаты” АҖ җитештергән, майлылыгы 72,5% булган "Очень важная корова" сәүдә маркасы белән сатыла торган крестьян атланмае үрнәге иң күп балл җыйды. Икенче урында – Самара өлкәсендә җитештерелгән, майлылыгы 82,5% лы "Милье" атланмае үрнәге. Воронеж шәһәрендә "Воронежросагро" ҖЧҖдә җитештерелгән,  майлылыгы 72,5% булган "Крестьянское" ТМ "Сметанин"  атланмае үрнәге өченче урынга чыкты. Шулай ук Татарстан Республикасы Алабуга шәһәрендә “Алабуга сөте” ААҖ җитештергән «Вкусняев» сәүдә маркасы белән сатыла торган атланмай һәм Казан сөт комбинатының "Просто Молоко» идарәче компаниясе ҖЧҖ җитештергән атланмай үрнәкләре дә лидерлар бишлегенә  керде.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International