“Сатурн” җәмгыятендә провизорлар өчен семинар булды

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

 2016 елның 10 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәрендә урнашкан «Сатурн» ҖЧҖ аптека оешмасы провизорлары өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законны үтәү мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

 Гражданнарның аптека челтәре хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар хокукларын санга сукмау, аеруча дарулар турында тиешле мәгълүматларны күрсәтмәү очракларының еш кабатлануына шикаятьләре бу семинарны үткәрүнең төп сәбәбенә әйләнде.

 Чарага җыелган халыкка Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре (дарулар һәм медицина максатындагы әйберләрне сату үзенчәлекләре), РФ Хөкүмәтенең   19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Кире кайтарып яки алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге; “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде.

 Даруларның сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын һәм сыйфатын тәэмин итү; билгеләнгән санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын, яраксызга чыккан даруларны, яраклылык срогы чыккан һәм ялганлап ясалган даруларны сатуны тыю турында таләпләрне үтәү проблемалары аерым игътибар үзәгенә алынды.

 Монан тыш сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү, аларга үзләренең таләбе белән дарулар, медицина максатындагы әйберләр турында: билгеләнгән очракта – яраклылык срогы һәм хезмәт итү срогы; товарның төп куллану үзенчәлекләре һәм товардан нәтиҗәле, имин куллану шартлары турында өстәмә мәгълүматлар бирү кагыйдәләренә кагылып үтелде.

 Провизорлар игътибары кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына, шулай ук килеп туган низаг-бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә хәл кылуга да юнәлдерелде.

 Чара аптека оешмасы җитәкчелегенең үткәрелгән чара өчен территориаль орган белгечләренә рәхмәт сүзләре ирештерүе белән төгәлләнде. Семинарда катнашкан барча кешегә “Вестик потребителя” газетасы һәм кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлар урын алган буклетлар өләшенде.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International