Эшмәкәрләр һәм гражданнарны күчмә кабул итү көне

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск шәһәре базарында гражданнар һәм эшмәкәрләрне күчмә кабул итү көнен үткәрде.

Шулай итеп, территориаль орган хезмәткәрләре үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар һәм эшмәкәрләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нормаларын аңлатты, бәхәсле хәлләрнең очына чыгуга ярдәм итте, претензияләр тапшыру тәртибен һәм аларны карап тикшерү срокларын аңлатты. Гражданнарыбызга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең вәкаләтләре, нинди адреслар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәкле турында мәгълүматлар ирештерелде.

Барлыгы 12 кешегә товар турында дөрес һәм тулы мәгълүматларны күрсәтү, җиләк-җимеш һәм яшелчә сату мәсьәләләре, сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртибе һәм претензия кую формалары буенча киңәш-табыш бирелде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кермәгән күп кенә сораулар, тәгаенләп әйткәндә, хезмәт законы, социаль яклау мәсьәләләре буенча сорау бирүчеләр дә булды.

Эшмәкәрләр һәм аларның хезмәткәрләре белән сатудагы товарлар турында мәгълүматлар күрсәтү ысуллары, законнарны үтәү буенча чаралар, кулланучылар белән бәхәсле мәсьәләләрне хәл кылу буенча конкрет хәлләр, суд органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе каралды.

Гражданнар һәм эшмәкәрләр чарада актив катнашып, аны үткәрүнең максатка ярашлы булуын билгеләп үтте.

Гомумән, территориаль орган хезмәткәрләре фикеренчә дә, мондый формада күчмә кабул итү көннәре үткәрүнең халык өчен файдасы бик зур.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International