Көз җитте. Бакча эшләре тәмамланды. Шәһәр читендә бакча тотучылар фатирларына әйләнеп кайтты. Алар, әлбәттә инде, эт-мәчеләрен дә үзләреннән калдырмады. Яратыр, кайгыртыр кешесе булмаган ялгызлар өчен йорт хайваны бигрәк тә кадерле. Шуңа күрә “дүрт аяклы дусты”ның сәламәтлеге дә – алар өчен беренче урында.
Чаллы шәһәрендә яшәүче Н.дигән ханым ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына ветеринария клиникасы эшенә канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать итте. Баксаң, ул үлеп ярата торган этенә карата ветеринария табибының салкын мөнәсәбәтенә тап булган икән. Ханым җәйге ялдан кайткач, бөтен әмәлен китереп, маэмаена кирәкле барлык прививкалар ясатырга булган. Әмма уколдан соң “дүрт аяклы дусты”ның хәле киткән. Моңа бик тә борчылган ханым, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә килеп, ни өчен шулай булып чыкканын аңлатыгыз, теге ветеринарга җәза бирегез, дип бөтенебезне дә аякка бастырды.
Бүлек белгечләре ханымны зур игътибар белән тыңлаганнан соң, хәленә кереп, килеп туган хәлгә бергәләшеп ачыклык кертергә тырышты һәм түбәндәгеләрне аңлатты.
Ветеринария хезмәтләрен күрсәтүче предприятие, учреждение, оешма, ветеринария өлкәсендә белгеч “Кулланучылар хокукларын яклау турында”, “Ветеринария турында” Россия Федерациясе законнарына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 9 июль, 1994 ел, N 815 карары белән расланган Ветеринария хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләренә, Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектларының ветеринария эшчәнлегенә кагылышлы башка законнарына таяна.
Таләпләр нигезендә, ветеринария учреждениесе иң элек, профиле һәм эшчәнлеген, оештыру формасы, адресы һәм эш режимы, теркәлүе һәм үзен теркәгән орган атамасы турында мәгълүматлар белән, фирма атамасы күрсәтелгән алтакта булдырырга, хезмәт күрсәтүләрнең (эшләр башкару) билгеле бер төрләренә хокук биргән лицензиягә ия булырга, хезмәт күрсәтүләрнең эчтәлеге турында мәгълүматларны һәм кирәкле башка мәгълүматларны күрсәтергә тиеш. Күрсәтелә торган ветеринария хезмәтләре турында мәгълүматлар күренеп торган урынга урнаштырылырга һәм анда түбәндәгеләр урын алырга тиеш:
- ветеринары хезмәтләре күрсәтүнең (эшләр башкару) төп төрләре исемлеге һәм аларны күрсәтү формалары;
- күрсәтелә торган хезмәтләрнең прейскурантлары яки бәяләре;
- билгеле бер төрдәге хезмәтләр күрсәтүгә хокук биргән лицензия;
- типовой килешүләр, квитанцияләр, распискалар, талоннар һәм хезмәтләр күрсәтүнең (эшләр башкару) үтәлешен һәм алар өчен түләнгәнлекне раслаган башка документлар;
- кулланучыларның аерым категорияләре өчен күздә тотылган ташламалар турында мәгълүматлар;
- хайваннарга ветеринария хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча җирле хакимият органнарының норматив документлары.
Эш башкаручы түбәндәгеләрне тәэмин итә:
- ветеринария-санитария чараларын үткәрүне, хайваннарга оптималь срокларда һәм нәтиҗәле средстволар ярдәмендә профилактик прививкалар ясау, йогышлы, паразитлар китереп чыгара торган чирләр һәм башка төрле чирләргә каршы тиешле чаралар үткәрү, кулланучы заявкасы буенча хайваннарны үзвакытында дәвалауны;
- хайваннарга профилактика чаралары үткәрү, кирәк булган очракларда – лаборатория-диагностика чаралары уздыруны;
- хайваннарны сатып алу, үрчетү, ашату, карау, асрау һәм үстерү технологияләре мәсьәләләре буенча консультацияләр бирүне;
- диагностика, профилактика һәм дәвалау чаралары үткәргәндә хайваннарга тискәре йогынты ясауга урын калдырмаган средстволар һәм ысуллар куллануны;
- ветеринария чараларының хайваннарның сәламәтлеге һәм продукт бирүчәнлегенә, кулланучының гомере һәм тормышына, шулай ук әйләнә-мохит торышына куркыныч белән янамавын.
Этләр һәм мәчеләр хуҗаларына, вакциналар ясалганлыкны һәм ветеринария чаралары үткәрелгәнлекне документ нигезендә раслау өчен, ветеринария паспортын булдырырга кирәк.
Табибның эшендә иң мөһиме – дөрес диагноз кую. Телсез булганлыктан, сырхаулап киткән хайванның үз хәлен сөйләп бирә алмавы аркасында ветеринариядә диагоз кую аеруча авыр. Шуңа күрә табибка “дүрт аяклы дустыгыз”ның сәламәтлеге турында мөмкин булганча сөйләп бирергә кирәк.
Шунысы да бар: маэмай яки песи табибларның ялгышлыгы яисә эшенә салкын каравы аркасында тәпи сузган тәкъдирдә шок халәтендә калган хуҗасы гадәттә кадерледән-кадерлесен табиб бүлмәсеннән елый-елый алып китеп, бик зур авырлык белән булса да җир куенына салып куя. Бик сирәкләр генә йорт хайванын ярдырырга алып бара һәм табибны суд хөкеменә тарта. Эт яки мәчегә прививка-мазар ясатканнан соң башкарылган процедуралар турында ветеринария клинкасы белгече имзасы куелган һәм мөһере сугылган белешмәләр алыгыз! Үлгән очракта хайванны ярдырырга (беркетмә төзеп, фотосурәтен ясап) һәм аның үлү сәбәбен ачыкларга кирәк! Барысы да дөрес рәсмиләштерелгән тәкъдирдә үлгән этегез өчен акча бирергә тиешләр.
Әмма ветеринария табибы мөмкин булганның барын да эшләп, бик дөрес дәваласа да, хайван чирдән газапланырга яки үләргә мөмкин. Мондый очракларда “дүрт аяклы дус” хуҗаларының табибны гаепләве – урынсыз. Безгә мөрәҗәгать иткән кулланучының шикаяте дә урынсыз булып чыкты: кабат вакцинацияләгәндә, вакцинасы сыйфатлы булган очракта да, эт авырый (анда анафилоксия була). Әмма монда табибның тамчы да гаебе юк. Киресенчә, эт хуҗасы үзе гаепле: маэмаеның әле күптән түгел генә авырып алуы турында табибны кисәтмәгән. Шуның аркасында этнең бөтенләй хәле киткән.
Йорт хайваннарын тотучы кадерле кулланучыларыбыз! Хайваннарда төрле авыруларны кисәтү һәм аларны сыйфатлы итеп дәвалау өчен вакытыгыз һәм игътибарыгызны кызганмагыз!
Үзегез дә авырмагыз, “дүрт аяклы дус”ларыгыз да сәламәт булсын!