Узган атнада (10-13 октябрьдә) Әлмәт кибетләре киштәләреннән төрле атамалардагы һәм җитештерүчеләре төрле булган, һәркайсы 100әр мл сыешлы савытларда чама белән 30 литр күләмендә спиртлы косметика продукциясе алынды. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районындагы бүлеге хезмәткәрләре “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сату һәм әйләнештә йөртүнең берьюлы берничә фактын билгеләде:
- Луговая урамындагы «Садко» кибетендә 106 данә «На бруньках» косметика лосьоны сатудан алынды;
- Р.Фәхретдинов урамындагы «Юлдаш» сәүдә комплексындагы 83 нче контейнердан 181 савыт «На бруньках», «Алт», «Этанол» косметика лосьоны алынды;
- Шевченко урамындагы «Лючия» кибетеннән 12 данә «Горный Аромат» косметика лосьоны алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге фактлар буенча административ тикшерүләр кузгатты. Хокук саклау органнары һәм контрольлек итүче органнар мондый продукциянең кибетләрдә сатылмавы өчен (чөнки билгеле бер кешеләр лосьоннарны билгеләнеше буенча түгел, ә суррогат хәмер сыйфатында куллана) мөмкин булган барлык чараларны күреп килә. Кызганычка, мондый продукциядән агуланып үлү очраклары бик күп.
Ә инде кибет хуҗалары белән үткәрелә торган аңлату эшенең нәтиҗәсе озакка бармый. Әйтик, шул ук «Лючия» кибетендә “фанфурик”лар әледән-әле “киштә асты сәүдәсе”ндә пәйда булып тора.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы барчабызны да әлеге проблемага битараф калмыйча, “кайнар линия” телефоны ( 22-21-44) аша “фанфурик”лар сатыла торган урыннар турында хәбәр итәргә яки шикаять-мөрәҗәгатьләрне “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына җибәрергә өнди.
Мондый хәбәрләр авторлары, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә гаять зур зыян китерү белән янаган продукция сатылуга киртә кую буенча актив гражданлык позициясен күрсәтүдән тыш, расланылган һәр факт өчен бер меңнән өч мең сумга кадәр күләмдә акчалата бүләкләнәчәк тә әле.