Лицензиясез “Рублевка”

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

2016 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре алкогольле продукцияне ваклап сату хокукы биргән лицензиягә ия булмаган килеш кенә әлеге продукцияне сату фактын билгеләде. Сатудагы хәмергә товарны озату документларының да булмавы ачыкланды.

 Хәмернең Зеленодол районы Үрнәк бистәсендә «Рублевка» исемендәге кибеттә сатылуын искәртик. Кибетнең алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясенең гамәлдә булу срогы инде 2016 елның 7 гыйнварында  ук чыккан!

Шулай итеп, барлыгы 25 атамадагы 6881 сумлык алкогольле продукцияне законсыз әйләнештән алырга туры килде.

Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә. Тикшерү тәмамлангач, гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелеп, соңыннан әлеге документлар судка тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International