Мондый очрашулар бик кирәк!

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 20 октябрендә Чаллы шәһәренең «Комсомольский» базарында хосусый эшмәкәрләр өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә чираттагы – өченче семинар үткәрелде. Очрашу “сорау-җавап”, ягъни әңгәмә рәвешендә узды.

«Комсомольский базарында төрледән-төрле бик күп товарлар: ир-атлар һәм хатын-кызлар киемнәре, аяк киеме, балалар товарлары, көнкүреш химиясе товарлары һәм парфюмерия, яктырткычлар, мебель, катлаулы көнкүреш техникасы, савыт-саба, санитария-гигиена кирәк-яраклары, ювелир әйберләр һ.б. сатыла.

Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре эшмәкәрләргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел,  № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.98 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен, “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” 26.12.2008 ел, № 294-ФЗ Россия Федерациясе Законын һәм аларның эшчәнлеген җайга салучы башка норматив-хокукый документларны аңлатты.

  Әйтергә кирәк, һәр очрашу яңа очрашу кебек кабул ителә. Хосусый эшмәкәрләргә белемнәрен һаман яңартып торырга кирәк бит: еш кына Закон статьяларын дөрес аңлап җиткермәүләре аркасында алар кулланучыларны авыр хәлдә калдыра.

Очрашуда катнашучыларга, конкрет мисаллар китереп, аңлаешлы телдә  түбәндәге төшенчәләр аңлатылды:

- техник яктан катлаулы товар;

- товардагы җитди кимчелек.

Шулай ук бәхәсле хәлләр килеп чыккан очракта бәйсез экспертиза үткәрү тәртибе, товарга гарантия срогы (2 ел) билгеләнмәгәндә сатып алучы тарафыннан таләпләр кую сроклары һ.б. мәсьәләләр аңлатып үтелде.

Мондый очрашулар үткәрүнең максаты – эшмәкәрләр һәм кулланучыларның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү, куллану базарында закон бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту.

Чарада катнашучыларның һәммәсенә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан бастырып чыгарылган, кулланучылар хокукларын яклау турында файдалы мәгълүматлар урын алган буклетлар өләшенде.

Хосусый эшмәкәрләр мондый чаралар үткәрүнең бик тә кирәкле һәм файдалы булуын искәртте. Шулай ук алга таба да очрашулар үткәрүнең зарурилыгы турында әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International