2016 елның 19 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәренең яңа ачылган «Алмаз» мебель салонында (заказга корпуслы мебель җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә) сатучыларга семинар-уку үткәрде.
Әлеге семинар куллану базарында закон бозуларны кисәтү, товарлар һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан чыгып уздырылды.
Мебель сатучыларга, кулланучыларга дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, йорт җиһазлары турында нинди мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге турында җиткерелде. Сатучы-консультант сатып алучыны җитештерүченең фирма атамасы белән генә түгел, аның юридик адресы белән дә таныштырырга тиеш, мебельнең билгеләнеше, аны җитештерүдә кулланылган материал, товарны сатып алучыга китерү ысуллары, сроклары, шартлары, товардан нәтиҗәле һәм имин файдалану кагыйдәләре, шартлары турында да сөйләп үтәргә, гарантия срокларын кулланучылар игътибары үзәгенә алырга тиеш, дип аңлатылды.
Кулланучыга, кимчелекле товар сатып алганда, алыш-биреш килешүе төзегәнче, бу хакта алдан ук хәбәр итеп кую кирәк. Сатучы товардагы җитешсезлекләр турында сатып алучыны телдән генә түгел, язмача да кисәтергә тиеш (товар ярлыгында, товар чегында яки башкача ысул белән).
Сатучы, йорт җиһазын сатуга әзерләгәндә, комплектациясен, җыю өчен кирәкле барлык детальләренең, җыю схемалары, шулай ук җиһаз җыелмасына (гарнитур) кергән барлык әйберләрнең булу-булмавын тикшереп-барлап чыгарга тиеш.
Шулай ук килешү төзегәндә сатучының кулланучыга мебельне җыю һәм китереп бирү (китереп бирү түләүле булырга мөмкин) турында мәгълүматлар ирештерүе һәм сыйфатлы йорт җиһазын башка үлчәмдәге, форма, төстәге яки комплектациядәге шундый ук башкасына алыштырып булмау турында аңлатуы шарт. Шуңа күрә җиһазны – диванмы ул, балалар гарнитурымы – бик уйлап кына сайларга кирәк.
Чара ахырында территориаль орган белгечләре барча кешегә тиешле методик рекомендацияләр һәм мәгълүмати материаллар өләште.