Бүген – Халыкара пешекче көне!

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Халыкара повар көне билгеләп үтелә.

Җәмәгать туклануы өлкәсендә үз хокукларыбызны беләбезме? Хәзер һәр районда гына түгел, хәтта ки һәр адымда – кафе, бар, ресторан, чәйханә, ашханә һ.б. Аларның һәркайсы тәмле ашатырга, бик яхшы хезмәт күрсәтергә вәгъдә итеп тора.

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, бу өлкәдә тиешле мәгълүматларга ия булучыларыбыз, булса да, бик сирәк. Шуңа күрә, әйтик, кафега тамак ялгап алырга барганчы, безнең шушы язмабызны укып чыгу һич зыян итмәс. 

Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү Россия Федерациясе Гражданлык кодексы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон, РФ Хөкүмәтенең 15 август, 1997 ел, № 1036 карары белән расланган җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре нигезендә җайга салына.

  Җәмәгать туклануы хезмәтләре рестораннарда, бар, ашханә, кабымлыкханә һәм башка  җәмәгать туклануы урыннарында күрсәтелә. Аларның төрләре, шулай ук рестораннар һәм барлар өчен  - класслары (люкс, югары, беренче), эш башкаручы тарафыннан, дәүлт стандарты нигезендә билгеләнә.

Эш башкаручы төшенчәсе, оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, оешманы, шулай ук кулланучыга түләүле нигездә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүче хосусый эшмәкәрне аңлата.

Кулланучы – фәкать үз ихтыяҗлары, гаилә, йорт ихтыяҗлары өчен һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә бәйле булмаган башка төрле ихтыяҗлар өчен җәмәгать туклануы хезмәтләренә заказ бирергә ниятләүче яки заказ биргән, шушы хезмәтләрдән файдаланучы гражданин.

Эш башкаручының бурычлары:

• үзенә мөрәҗәгать иткән теләсә кайсы кулланучыга хезмәт күрсәтү. Хезмәт күрсәтү шартлары, шулай ук аның бәясе барлык кеше өчен бер төрле итеп билгеләнә. Әмма шуны билгеләп үтәргә кирәк: эш башкаручы хезмәт күрсәтү урыннарында гражданнарга Россия Федерациясе законнарына каршы килмәгән үз-үзен тоту кагыйдәләрен (өске киемне салмыйча ашап утыру һ.б.) мөстәкыйль билгеләүгә хокуклы.

• кулланучылар игътибарына, элмә тактада, үзенең фирма атамасы, урнашу урыны (адрес), төре, классы һәм эш режимы турында мәгълүматлар җиткерү. Шулай ук кулланучылар игътибарына күренеп торган урында, җиңел генә формада күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле, дөрес мәгълүматлар җиткерелергә тиеш.

Бу мәгълүматлар үз эченә түбәндәгеләрне алырга тиеш:

- хезмәт күрсәтүләр исемлеге һәм аларны күрсәтү шартлары;

- сумнардагы бәясе һәм түләү шартлары;

- әзерләү ысулларын һәм төп ингредиентларын күрсәтеп, тәкъдим ителә торган җәмәгать туклануы продукциясе атамасы:

- әзер аш-суның бер порциясе авырлыгы (күләме), тәкъдим ителә торган алкогольле продукциянең савыты сыешлыгы һәм аның порцияләре күләме турында мәгълүматлар;

- җәмәгать туклануы продукциясенең азык кыйммәте (калориясе, аксымнар, майлар, углеводлар микъдары, шулай ук витаминнар, макро- һәм микроэлементлар микъдары) һәм составы (шул исәптән аш-су әзерләү процессында кулланылган биологик актив өстәмәләр атамасы, ризыкта геннары модификацияләнгән организмнардан файдалану нигезендә алынган компонентларның булу-булмавы турында мәгълүмат);

- җәмәгать туклануы продукциясе һәм күрсәтелә торган хезмәт мәҗбүри таләпләренә туры килергә тиешле норматив документлар исемлеге.  

Кулланучылар игътибарына продукция һәм хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүмат меню, прейскурантлар аша  яки мондый хезмәтләр күрсәтүдә кабул ителгән башка төрл ысуллар ярдәмендә ирештерелә. Кулланучыга залда, шулай ук хезмәт күрсәтү залыннан читтә дә меню, прейскурантлар һәм хезмәт күрсәтү шартлары белән танышу мөмкинлеге тудырылырга тиеш. Тәкъдим ителә торган  ризык һәм аның составына керүче ингридентлар турында тулы булмаган, ялган мәгълүматлар бирү кулланучының сәламәтлегенә зыян ясап, бик аянычлы нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Мисалга, бал, чикләвек, сөт, ананас, әфлисун, помидор – аллергия китереп чыгара торган ризыклар исемлегенең бер өлеше генә әле.

Һәр җәмәгать туклануы оешмасы фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсенә ия булырга, бу кенәгә, таләп иткән очракта, кулланучыга берсүзсез бирелергә тиеш.

Кулланучы хокуклары:

Кулланучы тәкъдим ителә торган ризыкның төп куллану үзенчәлекләре һәм сыйфаты, шулай ук ризыкны әзерләү шартлары (бу коммерция сере булып тормаган очракта) турында өстәмә мәгълүматлар алуга хокуклы.

Күрсәтелгән хезмәттә, шулай ук продукциядә кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы, үз теләгенә карап, түбәндәге таләпләрнең берсен куюга хокуклы ( Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең 26 п.):

• күрсәтелгән хезмәттәге кимчелекләрне бушлай юкка чыгару; кимчелекләр юкка чыгарылмаган очракта, кулланучы күрсәтелгән хезмәттән баш тартып, зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы;

• күрсәтелгән хезмәт бәясен тиешенчә киметү;

• җәмәгать туклануы продукциясен сыйфатлы итеп кабаттан, бу юлы инде бушлай, әзерләп бирү.

Кулланучы шулай ук җитди кимчелекләр ачыклаганда да хезмәт күрсәтүдән баш тартуга, шулай ук күрсәтелгән хезмәттәге кимчелекләргә бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы.

Закон нигезендә, кулланучыга  җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә алдан заказ биреп кую хокукы бирелгән, мондый заказ кирәкле мәгълүматлардан торган (эш башкаручы атамасы, кулланучының Ф.И.О., хезмәт күрсәтү төре, аның бәясе һәм түләү шартлары, якларның җаваплылыгы һ.б.) документ (заказ, квитанция һ.б.) тутыру юлы белән, шулай ук телефон, электрон элемтә яки башка төрле элемтә аша заказ рәсмиләштерү юлы белән хәл ителергә мөмкин. Кулланучы, эш башкаручыга килешү буенча бурычларын үтәүгә бәйле булып, фактта тотылган чыгымнарын түләү шартларында, үзе заказ биргән хезмәттән теләсә кайсы вакытта баш тартуга хокуклы.

Хезмәт күрсәтүгә алдан бирелгән заказны үтәү сроклары санга сугылмаганда, кулланучы, үз теләгенә карап, түбәндәге таләпләрнең берсен куюга хокуклы ( Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең 25 п.):

• яңа срок билгеләү;

• күрсәтелгән хезмәт бәясе киметүне таләп итү;

• хезмәт күрсәтү турында килешүне үтәүдән баш тарту. Кулланучы шулай ук хезмәт күрсәтү срокларын бозуга бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы.

Эш башкаручылар һәм кулланучыларның кайбер хокуклары һәм  бурычларына да тукталып үтәргә кирәк.

Эш башкаручы кулланучыга,  җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү белән беррәттән, башка түләүле хезмәтләрне (мәсәлән, “тере” музыка) дә тәкъдим итәргә мөмкин. Әмма кулланучыны мондый хезмәтләр өчен түләргә тиеш түгел, түләнгән очракта, ул эш башкаручыдан түләнелгән суммасын кире кайтаруларын таләп итүгә хокуклы.

Кулланучы, үз чиратында, үзенә күрсәтелгән җәмәгать туклануы хезмәтләренә эш башкаручы белән килештерелгән срокта һәм тәртиптә түләргә тиеш. Шул ук вакытта аңа хезмәт күрсәтүләр өчен алдан түләп кую, ризыкларны сайлап алганнан соң яки ризыкны ашаганнан соң түләү һәм түләүнең башка төрле формалары, шулай ук, эш башкаручының хезмәт күрсәтү алымына, төре, махсуслашуына һ.б. шартларга бәйле рәвештә, күрсәтелгән хезмәтләргә “тере” акча белән яки банк картасы ярдәмендә исәп-хисап ясау мөмкинлеге тәкъдим ителергә мөмкин.

Күрсәтелгән хезмәтләргә исәп-хисап ясаганда кулланучыга күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләгәнлеген раслаган документ (касса чегы, счет һ.б.) мәҗбүри төстә бирелергә тиеш.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Үзегезне борчыган теге яки бу мәсьәләләр буенча киңәш-табыш алу өчен сез теләсә кайсы вакытта түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча ш.т.б., Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93, Балтач районында - 884368 2-44-03, Кукмара районында - 884364 2-60-75, Саба районында - 884362 2-30-84, Теләче районында - 884360 2-12-55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International