Сыйфатны тикшерүнең күзгә күренмәгән яклары

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Кулланучыларның хокукларын яклаганда, “товарның сыйфатын тикшерү” дигән проблема барлыкка килә.

Тормышта ул болай була: кулланучы, “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” Федераль законның 18 статьясы күздә тоткан таләпләрнең берсе белән, төзек булмаган товар сатучыга мөрәҗәгать итә. Ә сатучы кулланучыга, 18 статьяның 5 пунктына туры китереп, җитешсезлеге булуны һәм аның барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау максатыннан, товарның сыйфатын тикшерү өчен, аны тапшырырга тәкъдим итә.

18 ст. 5п. Сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшкуар, импортер сыйфаты тиешенчә булмаган товарны кулланучыдан кабул итәргә һәм, зарурлык булган очракта, товарның сыйфатын тикшерү үткәрергә бурычлы. Кулланучы товарның сыйфатын тикшергәндә катнашырга хокуклы.

Моңарчы бер тапкыр да мондый хәлгә очрамаган кулланучы үзенең тикшерү үткәрелгәндә шунда булу хокукы барлыгын белми. Сатучы исә кулланучының андый хокукы барлыгы турында аңа әйтеп тормый.

Үз хокукларын яхшы белүче кулланучы, турыдан бәреп, үзенең катнашырга хокукы барлыгын белдерсә, шунда ук аны кире боралар. Сәбәпләре табыла: йә сервис үзәге башка шәһәрдә дип әйтәләр, йә сервис үзәгендә барлык җиһазлар да махсус антистатик белән эшкәртелгән, шуңа күрә чит кешене кертү тыела, диләр. Шундыйрак җавап алганнан соң, кулланучы товарны сатучыга биреп калдырырга мәҗбүр була.

Иң кызыгы товарны калдырганнан соң башлана: 1) товарны механик юл белән бозарга мөмкиннәр; 2) җитештерүчедән акча алу өчен, сыйфатын тикшерү урынына, сервис үзәге товарны төзәтә, ә кулланучыга “товар төзек, җитешсезлекләре ачыкланмады” дигән квитанция бирелә; 3) иң начар очрак: сез җитештерүченең киңәшләрен тотып, товарны (мәсәлән, телефонны) бик сак кулланган, өстенә тузан да кундырмаган идегез, ә “тикшерү” үткәрелгәннән соң, анда кайдан килгәнен беркем дә белми торган юеш эзләр барлыкка килгән. Шуңа күрә товарның гарантиясе буенча хезмәт күрсәтүдән баш тарталар.

Сезгә киңәшебез шул: беркайчан да товарыгызны шуның ише “тикшерү”ләргә биреп калдырмагыз. Дәгъва язуында туп-туры: “Җитешсезлекнең кайдан барлыкка килгәнен билгеләү өчен сыйфатын тикшерү зарурлыгы булган очракта, “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” Федераль законның 18 статьясы 5 пунктына туры китереп, тикшерүнең кайчан һәм кайда буласын миңа хәбәр итүегезне үтенәм. Тикшерү үткәрелгәндә, шәхсән катнашачакмын. Сыйфатсыз товарны тикшерү үткәрү урынына китереп бирергә вәгъдә бирәм. Мин булмаганда сыйфатын тикшерү өчен, товарны калдырудан баш тартам. Сыйфатын тикшерү үткәргәндә мине катнаштыру мөмкинлеге булмаса, товарны сатучыга яисә сервис хезмәтенә тапшырмыйча, җитешсезлек барлыкка килүнең сәбәбен ачыклау чараларын үзем күрергә, мәсәлән, бәйсез экспертизага мөрәҗәгать итәргә хокукым бар”, – дип языгыз.

Исегездә тотыгыз: товар сезнеке, ул милек хокукында сезнеке булып тора.

Милек хокукының эчтәлеге мондый: ул өч төрле хокукның кушылмасы. Алар: ия булу хокукы, куллану хокукы, идарә итү хокукы.

РФ Гражданнар кодексының 209 ст. 2 п. нигезендә, хуҗа үзенеке булган мөлкәт белән законга һәм бүтән хокукый актларга каршы килмәүче һәм башка затларның хокукларын һәм закон белән сакланучы мәнфәгатьләрен бозмаучы үзе теләгән гамәлләрне кылырга, шул исәптән үз мөлкәтен башка затларга аларның милке итеп аерып бирергә, үзе милек хуҗасы булып калып, ия булу, куллану, идарә итү хокукларын аларга тапшырырга, мөлкәтен залогка бирегә, башка ысуллар белән чикләү кертергә, башка рәвештә эш итәргә хокуклы. Ягъни товарыгызны, үзегез булмаган вакытта сыйфатын тикшерү үткәрү өчен калдыру-калдырмау – сезнең хокукыгыз ул, ә бурычыгыз түгел!

Андый тикшерүне үткәрүнең регламенты норматив документлар белән билгеләнмәгән, шуңа күрә товарның сыйфатын тикшерү эшлекле әйләнеш гадәтләренә яки товарны тикшерүнең гадәттә кулланыла торган бүтән шартларына туры китереп уздырылырга тиеш. Тикшерүнең максаты – товарда җитешсезлек бармы икәнлеген аңлау, аның барлыкка килү моментын (товар кулланучыга бирелгәнгә кадәрме яки аннан соңмы) һәм сәбәбен ачыклау.

Консультацияләр алу өчен, сез һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз. Адресы: 422000, ТР, Арча ш., Банк ур., 2а й. Телефоны: 884366 3-28-93. Балтач районында – 884368 2-44-03, Кукмара районында – 884364 2-60-75, Саба районында – 884362 2-30-84, Теләче районында – 884360 2-12-55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International