Интернет-кибеттән кайтарылмаган товарның акчасын кире алу

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

- Интернет-кибеттә кием заказ бирдем, акчаны бер өлешен алдан түләдем. Сатучы сайтта күрсәткән срокта да, аннан соң да товар килмәде. Кибетнең вәкилләре белән элемтәгә кереп булмый: хатлар да, телефоннан шалтыратулар да җавапсыз кала. Акчаны кире алып буламы икән, нәрсә эшләргә?

Укучыларыбызның соравына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова җавап бирә.

- Товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләре РФ Хөкүмәте карары белән расланган. Сатып алучы һәм сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне шул кагыйдәләр җайга сала.

Бу карар буенча, сатучы сатып алучыга товарны килешүдә күрсәтелгән тәртиптә һәм срокларда тапшырырга бурычлы. Әгәр килешүдә товарны китерү сроклары билгеләнмәсә һәм ул срокны билгеләү мөмкинлеге булмаса, сатучы товарны муафыйк срокта тапшырырга тиеш. Муафыйк срокта үтәлмәгән йөкләмәне сатучы, сатып алучы аннан файдалану таләбен куйган көннән алып 7 көн эчендә үтәргә тиеш.

Товарны сатып алучыга тапшыру срокларын бозган өчен, сатучы Россия Федерациясенең гражданлык законнары нигезендә җавап тота.

Әгәр сатучы таләбегезне үз ихтыяры белән канәгатьләндермәсә, судка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез.

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законы буенча, кулланучы дәгъваларын үзе сайлап алган: оешма урнашкан урындагы (әгәр җавап бирүче зат шәхси эшкуар булса, аның яшәү урынындагы),  дәгъвачының яшәү яки яшәп тору урынындагы, килешүне төзү яки аны үтәү урынындагы судка юлларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International