Олы Арташ авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2016 елның 28 октябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып, халыкның куллану базары өлкәсендә үз хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белем дәрәҗәсен күтәрү тора.

Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрен даими яктыртып тора һәм, урыннарга барып, гражданнарны кабул итә. Чираттагы очрашу 2016 елның 27 октябрендә Саба муниципаль районының Олы Арташ авылында булды. Гражданнарны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров, территориаль органның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина һәм әйдәп баручы белгеч-эксперт А.И. Хәлилов  кабул иттеләр.

Кабул итү барышында гражданнарга үз хокукларын “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ  законына туры китереп гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән Товарларның аерым төрләрен сатуның РФ Хөкүмәтенең 19.01.98 ел, № 55 карары белән расланган кагыйдәләре аңлатылды. Территориаль органның практикасыннан мисаллар китерелде.

Авылда яшәүчеләр күп сораулар бирде, аларның төп өлеше товар сатып алуга, сыйфатсыз товарны кире тапшыру шартларына һәм срокларына, гарантия буенча хезмәт күрсәтүгә, сроклар бозылуга, сыйфатсыз азык-төлек алгач нинди гамәлләр кылуга бәйле иде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, үз вәкаләтләре чикләрендә, барлык сорауларга да тулы җаваплар бирде һәм авылда яшәүчеләргә консультация үткәрде. Чара барышында кешеләргә кулланучы өчен кагыйдәләр язылган буклетлар һәм “Вестник потребителя” газеталары бирелде.

Ахырдан авыл кешеләре файдалы киңәшләре өчен хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International