Төзелеш материалларын китереп бирү сроклары санга сугылмаса, нишләргә?

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Төзелеш сезоны ахырына якынлашып килә. Барысы да кышка, җылылык бирү сезонына яхшылап әзерләнеп калырга тырыша. Бу чорда төзүчеләрнең үз эше осталары, ягъни чын белгечләр булуы һәм дә төзелеш материалларының вакытында китерелүе бик мөһим.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Тукай районында яшәүче берәү хосусый эшмәкәргә (төзелеш материаллары белән тәэмин итүгә килешү төзегән) карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Хосусый эшмәкәр аңа төзелеш материалларын вакытында китереп җиткермәгәнлектән, төзүчеләр эшсез утырырга мәҗбүр булган икән.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге мөрәҗәгать буенча “Түгәрәк өстәл” үткәрде. Хосусый эшмәкәргә килеп туган вәзгыятьтә кулланучының нинди хокукларга ия булуы һәм куллану базарында моның ише закон бозу очракларына юл куелырга тиеш түгеллеге аңлатылды.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының 29 статьясында башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр ачыкланганда кулланучының нинди хокукларга ия булуы тәфсилләп язып куелган.

Башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр ачыкланганда, кулланучы, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен таләп итүгә хокуклы:

башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне бушлай юкка чыгару;

башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешенчә киметү;

шундый ук сыйфатка ия булган материалдан башка әйберне бушлай эшләп бирү яки эшне кабаттан башкару. Шул ук вакытта кулланучы моңа кадәр эш башкаручы тарафыннан үзенә тапшырылган әйберне кире кайтарып бирергә тиеш;

башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне үз көче яки өченче затлар көче белән юкка чыгару чыгымнарын каплау.

Кулланучы, башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр эш башкаручы тарафыннан килешүдә билгеләнгән срокта юкка чыгарылмаса, эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы. Кулланучы шулай ук,  башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) җитди кимчелекләр яки килешү шартларыннан башка төрле тайпылышлар ачыкласа да, эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы. Зыян кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срокларда капланырга тиеш, дип эшмәкәргә бәйнә-бәйнә аңлатылды.
P.S. Әлеге очрашуның нәтиҗәсе озак көттермәде: сөенече тавышына чыккан кулланучыбыз ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия”се телефонына шалтыратып, күрсәтелгән ярдәм өчен бүлек белгечләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Баксаң, кулланучы билгеләгән яңа срокта кирәкле барлык төзелеш материаллары да китерелгән, төзүчеләрнең эшләмичә тотырга мәҗбүр булуы аркасында китерелгән зыян да түләнелгән икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International