Бүген кулланучылар хокукларын бозу көн кадагына суга торган мәсьәләләрнең берсе булып тора. Гражданнарыбыз асылда һәр көн саен диярлек әлеге проблемага юлыга. Кемнәрдер үзләренең проблемалары санга сугылмавын, хокукый яктан белемнәренең аксавы сәбәпле, бөтенләй дә аңламый, каберәүләребез үзебезне ничек дөрес итеп якларга икәнен белми. Кызганычка, үз хокукларын белмәве аркасында, товарны кире кайтару кулланучы өчен тормышка ашырып булмый торган хыялга әйләнә. Шуны истә тотыгыз: тиешле мәгълүматларга ия булу – уңышка таба тәүге адым ясау дигән сүз. Яраксыз товарны яки тиешенчә башкарылмаган хезмәт өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга була, моның өчен Россия Федерациясе законнарын гына төгәл итеп белергә кирәк.
Шуларны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар планы нигезендә «КООП-УСЛУГИ» ҖЧҖ Сәүдә комплексында консультация пункты оештырды.
Әлеге очрашуда, низаглы хәлләрдән котылу, мондый хәлләр килеп чыкканда – закон нигезендә мәсьәләләрне хәл кылу максатыннан чыгып, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне барлау-яңарту максат итеп куелды. Семинар барышында сәүдә нокталары сатучыларына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүматлар ирештерелде.
Иң элек, дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудырылу өчен, сатудагы товарларда мәгълүматларны үзвакытында күрсәтү, кирәкле товарны озату документларына ия булу зарурилыгы билгеләп үтелде.
Товарларда атамасы, артикулы, бәясе, үлчәме һәм башка мәгълүматлары күрсәтелгән ярлыкларның булырга тиешлеге искәртелде. Сатучылар игътибарына, җитештерүче күрсәтмәгән очракта, товарга гарантия срогын үзләре үк билгеләргә хокуклы булулары турында җиткерелде. Сатучы шулай ук җитештерүче тарафыннан билгеләнгән гарантия срогы чыккач товарда ачыкланган кимчелекләргә карата йөкләмә кабул итүгә хокуклы, дип күрсәтеп үтелде.
Сезонлы товарлар (кием-салым, аяк киеме һ.б.) өчен гарантия срогының тиешле сезон килеп җиткән вакыттан (бу вакытны, сатып алучыларның урнашып яшәү урыннарындагы климат шартларыннан чыгып, Россия Федерациясе субъекты органы билгели) башлап исәпләнелүе дә аңлатып үтелде.
Чараның икенче өлеше “сорау-җавап” рәвешендә узды. Очрашуда катнашучыларның активлыгын билгеләп үтәргә кирәк: алар кием-салым сатуга, әйтик, сыйфатлы товарны башкасына алыштырырга ниятләү очрагында килеп чыгу ихтималы булган низаглы хәлләргә, товардагы кимчелекләрнең барлыкка килү сәбәпләренә һәм сыйфат тикшерүен үткәрү срокларына кагылышлы күп кенә сораулар бирде.
Сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан бәхәсле мәсьәләләрне хәл кылу өчен экспертлар оешмаларына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде, әлеге оешмаларның исемлеге белән таныштырылды.
Ахырдан чарада катнашучыларның һәммәсенә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.