2016 елның 10 ноябрендә, товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты аерым игьтибар үзәгенә алынган бер мәлдә, Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсе гимназиясендә укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча гадәти булмаган дәрес үткәрде. Белгечләребез, балаларның белем дәрәҗәсен ачыклау, шулай ук аларга Россиядә кулланучыларның хокукый статусы турында өстәмә мәгълүматлар бирү өчен, дәресне уен рәвешендә уздырырга карар итте.
Дәрес викторина рәвешендә үткәрелде. Егет-кызлар ике командага бүленеп уйнады. Слайдка чыгарылган сорауларга укучылар ничек тиз – шулай җавап бирергә тиеш булды. Иң беренче булып дөрес җавап биргән командага баллар бирелде. Уен барышында балалар яңа белемнәр үзләштереп, хәтта ки кулланучы белән сатучы арасында килеп чыгу ихтималы булган бәхәсләрне дә хәл итәргә маташты әле. Команданың бер вәкиле килеп туган теге яки бу хәлләрдә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл кылуда ярдәм кулы сузучы “белгеч” булды. Викторинада катнашкан барча бала канәгать калды. Шулай булмыйни: җиңүчеләргә һәм аеруча тырышып уйнаучыларга “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклау системасын үстерү” программасы эмблемасы белән кечкенә генә призлар да тапшырылды бит.
Шул ук көнне «Аквилон» сәүдә үзәгендә сатучылар, хосусый эшмәкәрләр өчен гамәлдәге законнарны бозуга юл куярга ярамау турында, шулай ук сәүдә эшчәнлеген хәл кылуда килеп туу ихтималы булган мәсьәләләр буенча профилактика максатында өйрәтү характерында чара үткәрелде. Биредә үк гражданнарны кабул итү булды. Аның барышында сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәтләр күрсәтелү (эшләр башкарылу) сәбәпле килеп туарга мөмкин булган мәсьәләләр каралды.
Ахырдан чарада катнашкан барча кешегә кулану базары өлкәсендәге төрле темаларга белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары өләшенде.