Европа сыйфат атнасы төгәлләнеп килгәндә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тыл хезмәтчәннәре һәм сугышлар ветераннары пансионатында ял итүчеләрне дә игътибардан читтә калдырмыйча, аларга профилактика чарасы үткәрде. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-I РФ Законының төп статьялары турында кыска гына лекциядән соң әңгәмә башланып китте. Аның барышында пансионатта ял итүчеләр үзләрен борчыган сорауларын бирде. Ветераннарны аеруча торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне исәпләү мәсьәләләре кызыксындырды. “Тарифлар үсә, ә торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты һаман шул килеш кала бирә”, – дип сыкранды пенсионерлар. Әңгәмәдә катнашучылар аптека челтәрләреннән сатып алынган дарулар һәм медицина приборларын кире кайтарып булмау мәсьәләсе буенча да кызып-кызып фикер алышты. “Бер аптекадан кан басымын үлчәү өчен тонометр сатып алган идем. Пенсионер өчен шактый ук кыйммәт прибор бит. Күршедәге аптекага керсәм, ни күрим: анда шундый ук тонометр күпкә очсыз тора”, – дип аңлатты үзенең канәгатьсезлеген пенсионер ханым. Икенче бер ханым ялгыш сатып алган даруын кире кайтара алмавына зарланып алды.
Белгечләребез аларның моң-зарларын бик игътибар белән тыңлаганнан соң РФ Хөкүмәтенең №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп нигезләмәләренә җентекләп тукталып үтте. Шул рәвешле территориаль орган белгечләре дару препаратлары сатып алуның үзенчәлекләре һәм аларны алыштырып, шулай ук кире кайтарып булмау турында өлкән буынга җиңел генә телдә аңлатуга иреште. Очрашуда катнашучыларның һәммәсе дә үзләштерелгән белемнәреннән канәгать калып, укырга-өйрәнергә беркайчан да соң түгеллеген искәртте.