Азнакайда яшәүчеләргә мех әйберләрен кире кайтару һәм башкасына алыштыру кагыйдәләре турында аңлаттылар

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Кыш ишекләребезне шакый башлауга, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мех әйберләрен алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр ишәйде.

Гражданнарны асылда мондыйрак сораулар борчый: “Яраксыз булып чыккан (үлчәме, фасоны буенча һ.б.) тунны башкасына алыштырып буламы? Сыйфатсыз булып чыккан мех әйберен ничек кире кайтарырга?”

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Мех әйберләре ваклап сату-алу килешүе буенча сатып алына торган шундый ук товар булып тора. Аермасы бары тик шунда гына: әлеге товар елның билгеле бер фасылында гына кулланылганлыктан, гарантия срогы сату-алу килешүен төзегән вакыттан ук башланмаска мөмкин.

Сатып алынган товарыгыз ниндидер сәбәпләр аркасында (формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме ягыннан) үзегезгә яраксыз булып чыккан икән, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә, сез аны, сатып алынган көнне санамыйча, 14 көн эчендә сыйфатлы товарга алыштыра аласыз. Әмма товар кулланылмаган булырга, товар рәвеше, фабрика ярлыклары, товар һәм касса чеклары сакланылган булырга тиеш. Алыштырып алу өчен күңелегез теләгән товар булмаганда, сатучының 3 көн эчендә товар сатып алуга тотылган акчагызны кире кайтаруы зарури.

Шулай ук файдалану процессында производствода җибәрелгән кимчелек ачыкланган очракта да закон кулланучы ягында – сатып алучы 2 нөсхәдә кибеткә претензия рәсмиләштереп, түбәндәге биш таләпнең берсен куярга тиеш:

- товардагы кимелекләрне бушлай юкка чыгару;

- сатып алу бәясен тиешенчә киметү;

- шундый ук модель яки артикулдагы товарга алыштыру;

- сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы, модельдәге шундый ук товарга алыштыру;

- сату-алу килешүен өзү.

Хәзерге вакытта халык арасында куллану кредиты киң колач җәйде. Кагыйдә буларак, кредитның әлеге төрен бирүгә кредит килешүе кулланучылар белән турыдан-туры сәүдә оешмасында (үз чиратында, алдан банк белән тиешле килешү төзеп куйган) төзелә.

Кредитка сатып алынган товарларга карата аңлашылмаучанлыклар килеп чыгу очрагына түбәндәгеләрне белеп торырга кирәк:

- кредитка сатып алынган сыйфатсыз товарны кире кайтару очрагында кулланучыга әлеге товарны кире кайтару көненә түләнелгән кредит күләмендә товар өчен түләнелгән акчасы кире кайтарыла, шулай ук кредит биргән өчен түләү каплана;

- кулланучының, кредитка сатып алынып, үлчәме, фасоны ягыннан яраксыз булып чыккан товар өчен сату-алу килешүен өзү һәм акча средстволарын кире кайтару турында таләбен канәгатьләндерү очрагында сатучы фәкать товар бәясен генә кире кайтаруга бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International