“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлегендә гражданнарны кабул итү булды

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу дөньяда кибеткә барып, нәрсә дә булса сатып алмаган һәм шәһәр транспортында йөрмәгән кеше юктыр. Тик менә бу очракның икесендә дә үзләренең кулланучы булып тораулары, шул ук вакытта билгеле бер хокукларга ия булулары һәм товар яисә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты канәгатьләндермәгән очракта бу хокуклардан файдалана алулары турында уйланучылар, булса да, бик аздыр.

Законда кулланучы хокуклары билгеләнгән. Кызганычка, без еш кына хокуклар һәм мәнфәгатьләребезнең кысылу, санга сугылмау очракларына юлыккалыйбыз. Шуңа күрә барыбызга да куллану законы нигезләрен белергә кирәк. Кулланучылар буларак, билгеле бер хокукларга ия булуыбызны аңлау безгә үз көчебезгә ышаныч, якланылганлык  хисе өсти.

2016 елның 17 ноябрендә “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлеге хезмәткәрләре белән Европа сыйфат атнасына (БМО канаты астында бөтен дөнья күләмендә ноябрь аенда билгеләп үтелә) багышланган очрашу булып узды. Шунда ук гражданнарны кабул итү дә үткәрелде. Чарада гражданнарыбыз ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләренә продукциянең сыйфаты һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарның үзенчәлекләре турында сораулар бирү мөмкинлегенә иреште.  Белгечебез товар этикеткасында нәрсәләрнең булырга тиешлеге, претензияне ничек итеп дөрес тутырырга, әйберләрне кибетләрнең саклау камераларында калдыруның мәҗбүриме-түгелме икәнлеге, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга карата таләпләр турында, куллану экстремизмы, сезонлы товарларга гарантия срогы, кулланучының дистанция ысулы белән товарлар сатып алудагы хокуклары, башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр ачыкланганда кулланучы гамәлләре, яраклылык срогы чыккан товарлар сатып алганда нәрсә эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.

Кулланучылар хокуклары санга сугылмаганда кая мөрәҗәгать итәргә?

Кулланучы хокуклары һәм аларны яклаудагы гамәлләр буенча 8(84366) 3-28-93 телефонына шалтыратып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре аша белергә була.

 Ә инде намусын җуйган җитештерүчеләр һәм сатучыларны административ җаваплылыкка тарту өчен “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Биектау (Арча) районындагы территориаль бүлегенә, 8 (84366) 3-15-01 телефоны аша  белешеп, язмача мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International