Автомобильләр кую урыны машинамны саклый алырмы?

2016 елның 25 ноябре, җомга

Бүген транспорт чарасы  - зиннәтле бер әйбер түгел, бәлки гап-гади хәрәкәтләнү чарасы гына. Әйе, бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Хәзер һәр гаиләгә икешәр, кайвакыт әле өчешәр дә машина туры килә. Тик автомобильчеләр шәһәрен төзүчеләр дә кайчандыр йортлар тирәсендә машина куюга бәйле проблемалар калкып чыгар дип уйламагандыр. Әйе, шәхси гараж булдыру һәркемнең дә кулыннан килә алмый. Шуңа күрә автомобиль кую урыннары бу мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бирердәй бердәнбер таяныч булып кала. Шул ук вакытта һәркайсыбыз тимер “карлыгачын” сакланылулы машина кую урынында калдырганда, әлбәттә инде, иртәгесен аны  исән-имин килеш аласына ышана.

 Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә нәкъ менә шундый проблема белән мөрәҗәгать итте.

Баксаң, ул бер автостоянка белән машинасын сакланылулы урынга кую буенча 2016 елга килешү төзегән. Быелның сентябрь аенда машина кую урынына килсә, ни күрсен: автомобиленең алгы өлешен: тәгаенләп әйткәндә, капотын, бампер, дәүләт номеры билгесен, радиатор рәшәткәләрен трактор белән  таптап киткәннәрмени?! Автомобиль кую урыны җитәкчелеге машинага зыян килү турында телдән дәгъваларга колак та салмаган. Ханым машинасына зыян килүен автостоянка җитәкчелегенә раслау өчен, кем әйтмешли, җәһәннәм утларын кичәргә мәҗбүр булган. Аңа ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән юл-транспорт вакыйгасы турында белешмә алып, “Төбәк бәйсез бәяләү агентлыгы” ҖЧҖдә экспертиза үткәрергә туры килгән. Зыян күләме  18000нан артыграк суммага бәяләнгән. Әмма гамәлләре барыбер дә бернинди дә нәтиҗә бирмәгән.

Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучыбызга бушлай юридик ярдәм күрсәтте, шулай ук претензия хаты проектын тутыруга ярдәм итте. Әмма бу юлы да автостоянка җитәкчелеге закон нигезендә билгеләнгән срок эчендә әлеге мәсьәлә буенча карар кабул итә алмады.

Шуннан соң бүлек белгечләре судка кадәр тәртиптә “Түгәрәк өстәл” үткәреп, автостоянка генераль директорына килеп туган хәлләрдә кулланучының хокуклары, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел,  № 2300-1 Россия Федерациясе Законының 29 статьясы (башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары турындагы статья) аңлатылды.

Әңгәмә ахырында әлеге күңелсез хәл буенча китерелгән барлык зыянны (20 мең сумнан артыграк күләмдә) каплау турында карар кабул ителде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге хезмәттән файдаланучыларның колагына шуны киртләп куймакчы: автостоянкалар җитәкчелеге Сезгә машина кую урыннары гына биреп калмый, бәлки әле автомобилегезнең сакланылышы өчен тулысынча җавап та тота.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International