Чаллыда яшәүче яшь кенә бер ханым, “Белемсез – берне егар, ә белемле – меңне егар”, дигән гыйбарәне истә тотып, бала карау ялы чорында да өендә тик кенә утырмыйча, белем алырга уйлаган. Түләүле белем бирү хезмәте базарында курс-тренингларның исәбе-хисабы юк бит хәзер. Парикмахер, стилист, маникюрист, чит телләргә өйрәтү... Әмма мин боларга түгел, ә күптәнге хыялыма ирешү өчен машина йөртү курсларына тукталырга булдым, ди кулланучы. Автомобиль йөртергә өйрәтү мәктәпләре – бик күп. Аларның һәркайсы уңайлы уку графигы, уку срогы һәм түләү шартлары тәкъдим итә. Шулай итеп, боларның барысы да исәпкә алынып, кулланучы белән автомәктәп арасында килешү төзелгән. Анда уңайлы уку графигы – атнасына ике тапкыр, 4 ай уку вакыты һәм түләүне берничә айга сузып түләү – барысы да исәпкә алынган. Теория, сәгатьләре, машина йөртү сәгатьләренең күпме буласы бик төгәл һәм аңлаешлы итеп күрсәтелү, мөһере һәм якларның реквизитлары булу, өстәвенә килешү ике нөсхәдә төзелгән булу кулланучы күңелендә бик тә әйбәт автомәктәпне сайлап алуына ышаныч тудырган. Тик менә укуы гына нишләптер барып чыкмаган. Уку башланганнан бирле ике ай вакыт узса да, бернинди дә белем эсти алмый икән әле ул. Теоретик дәресләр еш кына булмый кала, нәтиҗәдә төркемнәр берләштерелеп, дәресләр уңайсыз вакытта, тиешледән озаграк итеп үткәрелә, җитмәсә, рус телендә начар сөйләшкәнлектән, машина йөртү буенча кызу канлы инструкторны да аңлый алмыйча гаҗизләнә икән. Миңа хәзер нишләргә? Килеп туган мондый хәлләрдә түләнгән акчамны кире кайтаруга исәп тота аламмы? Декретта утыручы кеше өчен 29000 сум бик зур акча бит!” - дип мөрәҗәгать итте безгә, ягъни Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына яшь балалы бу ханым.
Белгечләребез аңа түләүле нигездә белем бирү хезмәте күрсәтүләрнең барысының да “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1Россия Федерациясе Законы, РФ Хөкүмәтенең 15.08.2013 ел, № 706 карары белән расланган “Түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре” нигезендә җайга салынуын аңлатты. Тәгаенләп әйткәндә, кулланучы түбәндәгеләргә төшендерелде.
Килешү төзү укучыны юридик яктан яклый. Килешүдә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:
- эш башкаручы - юридик затның тулы атамасы һәм фирма атамасы,
- хосусый эшмәкәрнең ФИО,
- белем алучының ФИО, яшәү урыны, телефоны;
- эш башкаручының һәм белем алучының хокуклары һәм бурычлары, җаваплылыгы;
- белем бирү хезмәте күрсәтүләрнең тулы бәясе, аны түләү тәртибе;
- белем бирү эшчәнлеген хәл итүгә хокук бирүче лицензия турында мәгълүматлар;
-белем бирү формасы һәм белем бирү программасын үзләштерү сроклары;
- программаны уңышлы төстә үзләштергәннән соң белем алган затка бирелә торган документ төре;
- килешүне үзгәртү тәртибе һәм кирәкле башка мәгълүматлар.
Эш башкаручының инициативасы белән килешүне бер яклы тәртиптә генә өзеп булмый.
Эш башкаручы килешүдә каралган шартларны тиешенчә үтәмәгән өчен Россия Федерациясе законы нигезендә җавап бирә.
Күрсәтелгән түләүле белем бирү хезмәтләре сыйфатсыз булып чыкса, шул исәптән тулы күләмендә күрсәтелмәсә, кулланучы, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен таләп итүгә хокуклы:
- белем бирү хезмәтләрен бушлай күрсәтү;
- күрсәтелгән хезмәтләрнең бәясен тиешенчә киметү;
- үз көче яки өченче затларның көче белән кимчелекләрне юкка чыгару буенча китерелгән чыгымнарны каплау.
Белем алучы, килешүдә билгеләнгән срокларда түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтүдәге кимчелекләр эш башкаручы тарафыннан юкка чыгарылмаган очракта, килешүне үтәүдән баш тартуга һәм зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы.
Бүлек белгечләре кулланучыга претензия хаты проектын төзүгә ярдәм итеп, таләпләре канәгатьләндерелмәгән тәкъдирдә, үз хокукларын яклап судка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.