Товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты аша кулланучылар хокукларын яклау

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы Зәй районы буенча белгече Европа сыйфат атнасы үткәрелүгә бәйле рәвештә кулланучыларга тиешле мәгълүматлар бирү максатыннан чыгып, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфат мәсьәләләре буенча тематик чаралар үткәрде.

Кулланучыларны сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булган товарлар белән тәэмин итү, аларны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру бөтен дөнья күләмендә кулланучылар хокукларын үтәүнең иң мөһим шарты булып тора. Товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы булуы – куллану базарында катнашучы буларак, сатып алучы таләп итүгә хокуклы булган һәм сатучы кулланучыны тәэмин итәргә тиеш булган әйбер ул.

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Э.С.Милочкина «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән буын вәкилләре белән әңгәмә үткәрде. Сүз уңаеннан, өлкәннәрнең мондый очрашуларны зарыгып көтеп алуларын искәртеп үтик.

“Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы белгече белән берлектә, укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан,  «ЗООШ № 7» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә урта сыйныфлар укучылары һәм аларның укытучылары белән  чара оештырылды. Очрашу барышында мәктәп укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормаларыннан файдалану күнекмәләренә, куллану культурасы үзенчәлекләренә өйрәнде. Балаларга сатучыга (эш башкаручы) карата претензия рәсмиләштерү, дөрес туклану, туристлык һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү, товарлар сату һәм банк хезмәтләре күрсәтү нигезләре буенча белешмәлекләр кебек күрсәтмә материал таратылды.

Мәктәптә балаларны тукландыру аерым игътибар үзәгендә тора. Чөнки тукландыру мәсьәләсе укучыларның фәннәрне үзләштерү сәләтенә йогынты ясый. Бу мәктәптә даими рәвештә үткәрелеп килә торган “Дөрес туклану турында сөйләшү” программасы буенча даими дәресләр ризыкларның составы, “сәламәт” туклану принциплары турында кирәкле белемнәр бирә, ә инде балалар һәм аларның әти-әниләре өчен кулинария буенча мастер-класслар белемнәрне тормышта сынап карау мөмкинлеге тудыра. Шул рәвешле балалар дөрес туклану турында үзләре өчен бик күп кызыклы яңа әйберләр белү генә түгел, кирәкле, файдалы гадәтләрне дә үзләштерә.

Дәүләт органнары белгечләре балалар арасында “Сез дөрес тукланасызмы?” дигән сорауга җавап табу йөзеннән анкета үткәрде. Нәтиҗәләр буенча 63 кеше арасыннан  65 процентының сәламәтлегенә сакчыл каравы, укучыларның 20 процентына - тормыш рәвеше һәм дөрес туклануны, калган 15 процентына – режим һәм рационны тамырдан үзгәртүне игътибар үзәгенә алырга кирәклеге ачыкланды.

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Түбән Биш авылы җирлеге хакимияте бинасында хлыкны кабул итү үткәрде. Анда асылда сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен уку оештырылды.

Бүген сатып алучылар көнкүреш техникасының сыйфатына бик еш зарланганлыктан, белгечләребез хуҗалык итүче субъектларны да онытмады: хосусый эшмәкәр Галактионовның көнкүреш техникасы сатыла торган “Таң” кибете хезмәткәрләре өчен өйрәтү характерындагы семинар уздырылды. Чарада  “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы һәм РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре”нең төп нигезләмәләре аңлатылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International