Алексеевск муниципаль районы шактый ук зур территорияне биләп торганлыктан, торак пунктларның күбесе район үзәгеннән еракта урнашкан. Шуңа күрә, шулай ук керемнең аз булуы авылда яшәүчеләрне әйтик, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә квалификацияле ярдәм алудан мәхрүм итә. Моннан тыш авыл-салада яшәүчеләрнең хокукый яктан аң-белем дәрәҗәсе шәһәр халкыныкыннан шактый ук ким. Шунлыктан авыл халкы закон нигезендә үзенә бирелгән хокукларын мөстәкыйль яклый алмый.
Чистай территориаль органы белгечләренең күчмә кабул итү чаралары авыл җирлегендә яшәүчеләрнең хокукый яктан аң-белемнәрен арттыруга, шуның нәтиҗәсендә гражданнарның үз хокукларын мөстәкыйль яклау сәләтен үстерүгә, ә иң мөһиме – авылда кулланучыларның проблемаларын урында хәл итүгә юнәлдерелгән. Районга чыкканда, күздә тотылган бина-бүлмәләрдә генә түгел, кайвакыт әле урамда да кулланучыларга киңәш-табышлар биреп узарга туры килә.
2016 елның 25 ноябрендә, Халыкара инвалидлар көне алдыннан эш планы нигезендә, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге хезмәткәрләре, җирле үзидарә органы вәкилләре белән берлектә Кыркүл авылында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәрелде. Чарада “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы һәм РФ Хөкүмәтенең №55 карары белән расланган “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды, гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентындагы кайбер пунктлар каралды. Моннан тыш дәүләт контрольлек чараларын үткәрү мәсьәләләренә, “Халыкның санитария-эпидемиология иминлеге турында” №55 РФ Законына тукталып үтелде. Гражданнарны кабул итү барышында сәүдә челтәренә китерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, социаль әһәмиятле товарларга бәяләр, социаль әһәмиятле товарларга рөхсәт ителә торган өстәмә сәүдә хакы, сатудагы продукциянең яраклылык сроклары, алкогольле продукция, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату, аларны сату режимы мәсьәләләренә һ.б. кагылып үтелде.
Шуны билгеләп үтү кирәк: авыл-салада яшәүчеләрнең хокукый аңын үстерү, гражданнарның күзәтчелек органнары һәм хакимият органнары белән берлектәге эшенең сыйфатын яхшырту һәр ике як өчен дә мөһим булып тора, шулай ук гражданнарның хокукларын тормышка ашыруда бик әһәмиятле социаль функция башкара.