Сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә уңайлы булсын!

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

 Сәламәтлеге чикле кешеләргә башка гражданнарыбыз белән бертигез дәрәҗәдә җәмгыять тормышында  катнашу мөмкинлеген тәэмин итүдә иң мөһим шарт – ул да булса аларга уңайлы тормыш эшчәнлеге мохите тудыру.

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре инвалидларга хезмәт күрсәтүләрне уңайлырак итү җәһәтеннән телефон аша консультацияләр биреп килә. Моннан тыш физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы вакытта урынга чыгып та кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозу фактлары буенча мөрәҗәгатьләр карала.

 Әле күптән түгел генә Әлмәт территориаль органының «Кайнар линия» телефонына С.дигән бер ханым – I группа инвалид пластик тәрәзәләр урнаштырудагы кимчелекләрне юкка чыгару буенча ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Ханымга урамда йөрүе бик авыр булганлыктан, мөрәҗәгатенең асылын төрле яклап һәм тулысынча тикшерү өчен, хосусый эшмәкәрне чакыртып, белгечебез бу ханымның өенә китте. Әнә шулай күзгә-күз очрашу тикмәгә генә булып чыкмады: эшмәкәр кичекмәстән тәрәзәнең пластиктан эшләнгән кырыйларын кубарып, измә белән сылап эшләргә карар кылды.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе чараларын үтәү йөзеннән, 1 – 5 декабрь көннәрендә 3 күчмә кабул итү үткәреп, мөрәҗәгать иткән һәркемгә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирде. Кабул итүгә килгән халыкны бигрәк тә хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты кызыксындырды. Мисалга, Әлмәт районының Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендәге кабул итү барышында гражданин Б. (2 группа инвалид, хезмәт ветераны) куйдырылган ясалма тешләренең сыйфатсыз булып чыгуына бәйле рәвештә мөрәҗәгать итте. Стоматология клиникасы җитәкчелеге белән үткәрелгән әңгәмә һәм бирелгән аңлатмалар нәтиҗәсендә Б.дигән гражданиныбызның таләпләре канәгатьләндерелде.

Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен күчмә кабул итүләр оештыру – хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшырту һәм аларны уңайлырак итү ысулларыннан берсе ул. Заманча технологияләр тормышыбызда көннән-көн күбрәк колач җәя. Әмма өлкән яшьтә булулары яки нинди дә булса  башка сәбәпләр аркасында оешмаларга үз аягы белән килү мөмкинлегеннән мәхрүм калган яки интернеттан файдалана алмаган гражданнар турында да онытырга ярамый.

Хәер, безнең һәркайсыбыз инвалидларга ярдәм итү буенча гомуми эшкә үз өлешен кертә ала. Бу өлеш әлләни зур булмаса да, без бу эштән читләшмәгән очракта, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кешеләргә җәмгыятьтә яшәве җиңелрәк булачак. Кайвакыт матур итеп бер елмаю, хәленә кереп сөйләшү, игътибар-гамь күрсәтү дә кешегә үзен бәхетлерәк итеп сизү мөмкинлеге бирә бит. Бигрәк тә – аралашу кытлыгын кичерүче инвалидларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International