Зур кибетләр киштәләрендә сыйфатсыз азык-төлек күп. Бу җәһәттән үткәрелгән брифингта “Роспотребнадзор” идарәсе һәм Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре ничек итеп хәмер суррогаты һәм саклау вакыты чыккан ризык корбанына әйләнүдән сакланырга кирәклеге турында сөйләде.
Агымдагы елда Татарстан территориясендә урнашкан зур сәүдә челтәрләрендә атланмай урынына - спредның, сыр урынына - сыр продукты, микроблары мыжгып торган суши һәм роллы, күгәргән икмәк, хәмер суррогаты һәм саклау вакыты чыккан ризыкларның кибет киштәләрендә “кукраеп” утырганлыгы ачыкланган. Ә бит мондый продукция җитди агулануларга һәм хәтта үлем-җитемгә китерергә мөмкин. Бәйрәм сәламәтлек өчен зыян китермичә генә узсын өчен Яңа ел табынына нәрсә куярга? “Роспотребнадзор” идарәсе һәм Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре әнә шул хакта бик тәфсилләп сөйләде.
Халыктан алынган шикаятьләрнең күпчелеге җәмәгать туклануы һәм сәүдә өлкәләренә туры килә. Кешеләребезне продуктларны саклау шартларының санга сугылмавы, кибет киштәләрендә саклау вакыты чыккан ризыкларның искереп ятуы, бәя белешмәлегендәге ризык бәясенең касса чегында күрсәтелгәненә туры килмәве борчый.
Агымдагы елда тикшерүләр нәтиҗәләре буенча сәүдә кагыйдәләрен бозуның барлыгы 7 мең очрагы ачыкланган. Җәмгысе 26 млн сумлык штраф салынып, 68,5 тонна сыйфатсыз продукция сатудан алынган.
Экспертлар контроль сатып алулар, лаборатория тикшеренүләре үткәреп, читтән китерелгән яшелчәләрдә нитратлар тапкан. Мисалга, алар кишердә пестицид барлыгын ачыклаган. “Магнит”, “Наша марка” һәм “Пятерочка” челтәр кибетләре киштәләрендә чамадан артык бозлы балык продукция сатылуы билгеләнгән. Тулаем алганда, икмәк-күмәч һәм кондитер ризыкларының сыйфаты яхшыру күзәтелгән. Шулай да хосусый мини-пекарняларда пешерелгән икмәкнең күзәнәкләре буенча тиешле нормаларга туры килмәве һәм ике очракта икмәкнең бәрәңге авыруы кузгатучы бактерия белән зарарланган булуы билгеләнгән.
Ризыкларны ничек сатып алырга һәм сакларга
Марина Патяшина, аш-су әзерләүгә керешкәнче, кулларны юарга, чиста куна такталарыннан, пычак һәм савытлардан гына файдаланырга, чи ризыкларны әзере янәшәсендә сакламаска киңәш итте. Барыннан да бигрәк кыздырып җиткерелмәгән шашлык, шаурма, күп ингредиентлардан торган салат, кремлы кондитер әйберләре, яраклылык срогы чыккан сөт ризыклары, юылмаган яшелчә-җиләк-җимеш агулануга китерә. Әзер ризыкларны белгән, сыналган урыннардан гына сатып алу шарт. Җитештерү датасына, сату срогы, маркировкасының булу-булмавы һәм саклау шартларына игътибар итәргә кирәк, дип бәйнә-бәйнә аңлатты ул.
- Бәйрәм көннәрендә чирләп ятмас өчен салатларны, туралган иттән аш-суларны, койка, үтә күренмәле койка эченә салып ясала торган ризыкларны өй шартларында, аз күләмдә генә әзерләү фарыз. Аларны бер тәүлектән артык сакларга ярамый. Кибеттән сатып алынган ярымфабрикатларны кабат пешереп-кыздырып алыгыз, кремлы кондитер әйберләрен суыткычка куеп саклагыз. Әлеге гади генә киңәшләрнең алда торучы бәйрәмнәрне күңелсезлекләрсез генә уздырып җибәрүгә ярдәм итәсенә ышанам, - дип билгеләп үтте “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе рәисе.
Хәмерне кайдан сатып алырга
Бәйрәм хәмердән, һичьюгында бер шешә шампан шәрабеннән башка гына үтми. Экспертлар республикада яшәүче барча халыкка интернет аша һәм өйгә китереп бирүне вәгъдә иткән башка төрле белдерүләр аша очсызлы хәмер сатып алмаска киңәш итә. Бигрәк тә “төсле” продукция – коньяк, шәраб, виски, мартини, шампан шәрабен шул рәвешле сатып алырга ярамый. Аларга тәм кертү өчен химик реагентлар өстиләр. Шуңа күрә ялган коньякның бәясе, кибеттәге кебек, 500-600 сум түгел, ә нибары 150-200 сум тора, дип искәртелде.
- Шуны алып, бәйрәмнең ямен җибәрә күрмәгез! Мисалга, Пенза өлкәсендә бер бар хуҗасы сыйфатсыз хәмер продукциясе сатып алган да кунаклар чакырган. Хәзер бу ирләрнең берсе дә юк – дүрт дусның барысы да берьюлы җан тәслим кылган. Бәйрәм табынына шикле хәмер куймагыз, зинһар, - дип үтенде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко.
Хәзер Татарстанның кибет киштәләрендә 7 меңнән артыграк атамадагы хәмер продукциясен табарга була икән. Агымдагы елда барлыгы 400 мең литрдан артыграк күләмдә ялган хәмер законсыз әйләнештән алынган. Сыйфатсыз продукция лицензиясез эшләүче предприятиеләрдән, гаражлар, сату белән законсыз төстә шөгыльләнүче таксистлардан табып алына.
2016 елдан кулланучыларга zpp.rospotrebnadzor.ru сайтында сыйфатсыз продукция турында мәгълүматлар урнаштырылып килә. Биредә илебез территориясендә ачыкланып, билгеләнгән тиешле таләпләргә туры килмәгән азык-төлек исемлеге урын алган. Мәгълүматлар көн саен яңартып торыла.