Безнең һәркайсыбыз вакыт-вакыт такси хезмәте күрсәтүләрдән файдаланып ала. Уңайлы һәм тиз бит. Әмма һәрвакыт та шулай булып чыгамы икән соң?
Кызганычка, пассажирларны таксида йөртү хезмәте күрсәтүнең сыйфаты белән бигүк мактанып булмый шул әле: йә автомобиль тоткарлана, йә балалар креслосы булмый, кайвакыт автомобиль дигәнебез гомумән дә күптәннән ремонт таләп иткән, көчкә сөйрәлүче күгәреп беткән “корыч ташбака” булып чыга.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия”се телефонына бер әбекәй шәһәрдәге зур гына таксопаркларның берсенә карата шикаять белдереп мөрәҗәгать итте.
“Урамда суык кына түгел, юллары да бик бозлавыклы булганлыктан, аена бер тапкыр табибка күренү өчен даими рәвештә такси хезмәтеннән файдаланып киләм. Балалар эштә бит, вакытлары юк”, - дип сүз башлады әби. “Соңгы тапкыр баруымда таксист мине поликлиникадан әллә кайда ук бик еракта калдырып китү генә түгел, янәсе, һава торышы начар булу сәбәпле күп машиналарыбыз эшкә чыкмады, дип, акчаны да гадәттәгедән күбрәк алып калды. Таксист бу очракта хаклымы, шуны беләсе иде”, - дип мөрәҗәгать итте ул.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, килеп туган хәлгә яхшылап төшенгәннән соң, такси хезмәтеннән канәгатьсез калган әбигә түбәндәгеләрне аңлатты.
Бу эшчәнлек “Автомобиль транспортында һәм җир өсте шәһәр электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләре” 14 февраль, 2009 ел, N 112 РФ Хөкүмәте карары нигезендә җайга салына.
«Җиңел такси” классификациясенә пассажирлар һәм багаж ташу өчен кулланыла торган, "М1" категориясендәге транспорт чарасы керә, бу очракта пассажирлар һәм йөк ташу өчен яллау килешүе (“публичный” килешү) төзелә.
Җиңел таксида пассажирлар һәм йөк ташу
Җиңел таксида пассажирлар һәм йөк ташу яллаучы тарафыннан турыдан-туры җиңел такси йөртүче белән төзелә торган яллау килешүе нигезендә яки ялланучының яллаучы заказын үтәү юлы белән хәл ителә;
- яллаучының заказы теләсә кайсы элемтә чараларыннан файдалану нигезендә, шулай ук ялланучының яки аның вәкиленең урнашу урыны буенча кабул ителә;
- ялланучы яллаучының заказын үтәүгә кабул итүне, түбәндәгеләрне күрсәтеп, теркәүгә алу журналында теркәргә тиеш:
а) заказ номерын;
б) заказны кабул итү датасын;
в) заказны үтәү датасын;
г) җиңел таксины китерү урынын;
д) җиңел такси маркасын, яллау килешүендә яллаучы тарафыннан җиңел таксиның маркасын сайлап алу күздә тотылганда;
е) җиңел такси китерүнең күздә тотылган вакыты;
- теркәүгә алу журналында, бу Кагыйдәләрнең 104 пунктында күрсәтелгән мәгълүматлардан тыш, пассажирлар һәм багажны җиңел таксида ташуга бәйле башка мәгълүматлар да кертелергә мөмкин.
- үтәүгә кабул ителгән заказ номеры яллаучыга хәбәр ителә.
- җиңел такси тиешле урынга килеп җиткәч, ялланучы яллаучыга җиңел таксиның кайда икәнлеге, дәүләт теркәү номеры, маркасы һәм төсе турында, шулай ук машина йөртүченең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, җиңел таксины фактта китерү вакыты турында хәбәр итә.
- пассажирлар һәм йөк ташу өчен бирелгән җиңел таксидан файдалану өчен түләү, җиңел таксиның фактта күпме юл узуына һәм фактта аннан күпме файдалануга бәйсез рәвештә (билгеле бер түләү рәвешендә) яки, таксометр күрсәткечләре нигезендә билгеләнә торган (бу очракта җиңел такси таксометр белән тәэмин ителгән булырга тиеш), фактта күпме юл узуыннан һәм фактта аннан күпме файдаланудан чыгып, билгеләнгән тарифлар нигезендә алына.
Такси хезмәте тиешенчә күрсәтелмәгән очракта, үз хокукларыңны яклау максатында, претензия хаты белән пассажир, багаж ташучы оешмага, эшчәнлекнең әлеге төрен алып бару өчен рөхсәтләр бирүгә вәкаләтле Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, шулай ук санга сугылмаган хокукларны торгызу йөзеннән судка мөрәҗәгать итәргә була.
Кулланучыбыз офиска (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Чаллы ш., Корчагин бульвары, 2 «А» йорт) чакырып алынды һәм аңа таксопаркка карата претензия хаты проектын төзүдә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде. Нәтиҗәдә таксопарк җитәкчелеге гафу үтенеп, судка кадәр тәртиптә әбекәйгә 5 тапкыр бушлай баруга сертификат тапшыру турында карар кабул итте.
Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре барлык кулланучыларны үз хокукларын белергә һәм аларны яклаудан тартынып тормаска чакыра.