Түләүле медицина хезмәтенең дә була төрлесе...

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Мәгълүм булганча, дөньяда сәламәтлек саклауның берничә моделе эшләп килә. Болар – дәүләт-бюджет, шәхси һәм катнаш  медицина.

Медицина учреждениеләре арасында көндәшлек елдан-ел арта. Аеруча шәхси клиникалар арасында сизелә бу. Биналарның фасадларында төрледән-төрле алтакталар безне теге яки бу клиника хезмәтләрен күрсәтүдән файдаланырга өнди. Әмма сәламәтлек дигән гаять зур байлыгыбызны теләсә кемгә ышанып тапшырырга ярыймы икән соң?

Әйе, бүген медицина клиникасын табуы кыен түгел. Әмма алар арасыннан үзенә йөкләнгән бурычларны җаваплы төстә башкаручыларын гына табуы авыррак. Ә иң мөһиме – СӘЛАМӘТЛЕГЕБЕЗ нәкъ менә башкарылган эшнең сыйфатына һәм барлык кагыйдәләрнең үтәлүенә бәйле бит.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына Д.дигән бер ханым мөрәҗәгать итеп, үзен борчыган проблеманы бәян итте. “Улымның аягы нык авырта башлаганлыктан, табиб-ортопедка күренәсе иттек. Табиб, оча сөякләрен һәм тез буыннарын кертеп, туры проекциядә ике ботны да рентгенга төшерү өчен юллама бирде. Рентгенга төшү өчен шәхси клиникага мөрәҗәгать иттек.

Рентгенография үткәннән соң безгә тез һәм ботлар аерым-аерым төшерелгән снимоклар бирделәр. Ни өчен бер снимокка төшермәдегез, дип сорагач, мондый яшьтә бу процедураны эшләп булмый, дип җавап бирделәр. Әлеге снимокларны күтәреп, янә табиб-ортопед янына киттек. Ул аларга күз салуга, мондый   снимоктан берни дә күреп булмый, миңа оча сөяге белән тез буыннарын бер снимокта күрергә кирәк иде, дип кырт кисте. Шәхси клиникада күрсәтелгән сыйфатсыз медицина хезмәте өчен түләнгән акчаны кире кайтарып булырмы икән?”

Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге Д.ханымга эш башкаручыга карата претензия язарга булышты.  Шулай итеп, мәсьәлә судка кадәр тәртиптә хәл ителде. Эш башкаручы рентгенографияне сыйфатсыз үткәргән өчен пациентның түләнгән акчасын кире кайтарды һәм табиб-ортопедка күренгән өчен дә түләүне каплады. 

«Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының 4 статьясы нигезендә, эш башкаручы гадәттә куела торган таләпләргә һәм тиешле максатларга туры килердәй эш башкарырга (хезмәт күрсәтергә) тиеш. Законның 10 статьясы нигезендә, эш башкаручы кулланучыга, дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге бирү өчен, эшләр (хезмәт күрсәтүләр) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматларны үз вакытында тапшырырга тиеш. Законның преамбуласы нигезендә, хезмәт күрсәтүдәге кимчелек – хезмәт күрсәтүнең йә законда күздә тотылган яки закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә күздә тотылган мәҗбүри таләпләргә, йә килешү шартларына (шартлар булмаганда яки тулы булмаганда гадәттә куела торган таләпләргә), йә товарның файдаланышы максатларына яки килешү төзегәндә кулланучы тарафыннан эш бирүчегә җиткерелгән максатларга туры килмәве ул. Сатып алучыга эш (хезмәт күрсәтү) турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар бирмәгән эш башкаручы, эш башкарылганнан соң (хезмәт күрсәтелгәннән соң), кулланучының мондый мәгълүматка ия булмавы аркасында килеп чыккан кимчелекләр өчен Законның 29 статьясында күздә тотылганча җавап бирә. 

Сыйфатсыз медицина хезмәте күрсәтелгәндә, кулланучыга нишләргә, нинди дөрес гамәлләр кылырга?

Башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр ачыкланганда, кулланучыга, ине нөсхәдә язмача претензия әзерләп, эш башкаручыга бу хакта кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк. Претензиядә Законда күздә тотылган  таләпләрнең берсе күрсәтелергә тиеш. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: кулланучы башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне ачыклаганда, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен таләп итүгә хокуклы: 

• башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне бушлай юкка чыгару;
• башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешенчә киметү;
•  сыйфаты шундый ук булган шундый материалдан башка әйберне бушлай эшләп бирү яки эшне кабат башкару;


• башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне үз көче яки өченче затлар көче белән юкка чыгару чыгымнарын каплау.

Кулланучының кимчелекләрне  бушлай юкка чыгару, башка әйберне бушлай эшләп бирү яки эшне (хезмәт күрсәтү) кабат башкару турында таләбен канәгатьләндерү эш башкаручыны эшне (хезмәт күрсәтү) тәмамлау срогын бозган өчен неустойка түләү рәвешендәге җаваплылыктан азат итми.

Кулланучы, башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр эш башкаручы тарафыннан килешүдә билгеләнгән срокта юкка чыгарылмаган очракта, эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартып, зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы. Кулланучы шулай ук, башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) җитди кимчелекләр яки килешү шартларыннан җитди тайпылышлар ачыкланган очракта да, эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы.

Кулланучы, гарантия срогы дәвамында, ә ул булмаганда - башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) кабул итеп алынганнан соң ике ел чигендә – акылга сыешлы срокта – башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләргә бәйле таләпләр куюга хокуклы.

Бу җәһәттән берничә киңәшебез:

1. Шәхси медицина оешмасын сайлап алырга кирәк булганда, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның фикерләренә (“сарафан радиосы”) колак салыгыз, оешма штатында исемнәре мәгълүм табиблар һәм белгечләрнең бармы-юкмы икәнлеген белешегез, шулай ук пациентларга хезмәт күрсәтү культурасына игътибар итегез. Шуны истә тотыгыз – чиратларның булмавы медицина оешмасының әйбәт булуын аңлатмый әле.

2. Кайбер клиникалар, дөрес диагноз кую максатыннан, дигән булып, пациентларны кирәксезгә өстәмә тикшеренүләр үтәргә яки анализлар тапшырырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә табибтан теге яки бу процедураның кирәкме-юкмы икәнлеге турында сорарга кыенсынмагыз.

3. Медицина хезмәте күрсәтү – ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ булып тора, шуңа күрә аның өчен дә килешү төзү һәм  түләгәнлекне раслаган документ бирү мәҗбүри. Юкса үзәк кичә эшләп, бүген ябылса, сезне дөрес итеп дәваламаганнар икән, кая мөрәҗәгать итәргә кала? Медицина ярдәме алу өчен төзелгән килешүдә клиника тарафыннан үзегезгә күрсәтелә торган хезмәтләрнең барлык ихтимал куркынычлары һәм аларга гарантияләр күрсәтелергә тиеш.

4. Һәр клиника лицензиягә һәм хокукларын билгеләүче документларга ия булырга тиеш. Документлар белән мәгълүмати стендларда танышырга була. Учреждение персоналы лицензия номерын яшерсә, сайтында да, клиниканың үзендә дә бу хакта мәгълүматлар күрсәтелмәсә, сагаерга кирәк.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләренә шәхсән кабул итүдә, шулай ук телефон аша мөрәҗәгать итеп, киңәш-табыш сорый аласыз. Безнең адрес: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й.,  тел. (8-843) 277-94-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International