Кызганычка, бик еш очрый торган хәл...

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына бер кулланучыбыздан шикаять керде.   “Магнит – косметик” кибетләренең берсендә киштәдәге товарларның бәя белешмәлекләрендә күрсәтелгән бәясенең кассада сугып бирелгән чектагыга туры килмәвенә аптыраганнан безгә мөрәҗәгать иткән ул. Дөрес, ханым нәкъ менә нинди товарны сатып алганлыгын күрсәтмәгән. Шуңа күрә дәлилләү өчен фактлар юк.

Кызганычка, бүген күп кенә кибетләрдә мондый хәлне күзәтергә мөмкин. “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл итүдә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең  хокукларын саклау турында” 26.12.2008 ел, №294-ФЗ Федераль закон нигезендә, планнан тыш тикшерү үткәрүгә нигез булып тора: в) кулланучылар хокукларын бозу (хокуклары санга сугылмаган гражданнарның мөрәҗәгать итү очрагында). Кулланучы ханым үзенең мөрәҗәгатендә бу сәүдә объектына карата тикшерү үткәрү таләбен куймаган. Чөнки Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренең мондый вәкаләте юкыгын белгән. Шуңа күрә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучы үтенече буенча кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән өйрәтү характерындагы профилактик чара үткәрү белән генә чикләнде.

Әлеге чара барышында норматив-хокукый актлар: Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законын таләпләре турында сөйләп үтелде.

 1.Тәгаенләп әйткәндә, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 10 статьясындагы 1 пунктында болай диелгән: “Җитештерүче (эш башкаручы, сатучы), дөрес итеп сайлап алу, шулай ук товарның бәясе турында дөрес мәгълүмат алу мөмкинлеге бирү өчен, кулланучыга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтү) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматларны үз вакытында тапшырырга тиеш. ТР Хөкүмәтенең  19 гыйнвар, 1998 ел, N 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 19 пункты нигезендә, сатучы товар, сорты (булганда), атамасын, товар авырлыгын яки берәмлеген күрсәтеп, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләренең бер үк төрле һәм төгәл рәсмиләштерелгән булуын тәэмин итәргә тиеш. Бәя белешмәлекләренең кәгазьдә эшләнүе яки, кулланучыларга ап-ачык күренеп торырлык итеп, электрон табло, грифель такталарын, стендлар, яктырткыч табло кулланып күрсәтелүе рөхсәт ителә.

2. РФ Гражданлык кодексының 437 статьясы нигезендә, билгеле бер бәядән товар сатып алуны тәкъдим итү кибет ягыннан гавами (публичный) оферта булып тора. Бәя белешмәлеге нәкъ менә шул гавами оферта булганлыктан, сатучы товарны шушы офертада күрсәтелгән бәядән сатарга тиеш. Шул рәвешле кулланучының бәя белешмәлегендә күрсәтелгән бәядән товар сатып алуга законлы хокукы бар.

Кибет хезмәткәрләренә гамәлдәге законны аңлатканнан соң кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында аңлатмалар бирелде, сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыгу ихтималы булган низаглы хәлләрне хәл кылу юллары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International