Клиент һәрвакыт хаклы. Бу сүзләр күптән куллану җәмгыяте һәм культурасы девизына әйләнеп, бөтен дөньяга таралды инде. Клиент товар, хезмәт күрсәтү һәм эш башкару өчен түләгәндә нәрсәгә исәп тотса, һәрвакыт шуны алсын өчен кулланучылар хокукларын якларга тиешле төрле законнар кабул ителә.
2016 елның 16 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районының Түбән Көек урта мәктәбендә 8,9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге тематикага багышланган куллану дәресен үткәрде. Әлеге дәреснең максаты укучыларны кулланучыларның төп хокуклары белән таныштырудан, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренең ничек яклануын, шулай ук сатучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен күрсәтү-аңлатудан гыйбарәт булды.
Дәрестә балаларга үз хокукларыңны яклау, низагны законлы нигездә хәл кылу юлларын эзләү күнекмәләрен сеңдерү төп бурычларның берсенә әверелде. Ә инде тормышта килеп туган конкрет хәлләрдә үзеңне дөрес итеп тоту, бер-береңә карата толерантлы мөнәсәбәт булдыру, кулланучылар хокукларын яклау ысулларына өйрәтү дәреснең тәрбияви темасына әйләнде.
Дәрестә кулланучыларга көн саен очрый торган әһәмиятле проблемаларга кагылып үтелде. Мисалга, кимчелекләре булган катлаулы көнкүреш техникасын, аяк киемен сатып алу очрагында нәрсә эшләргә, парикмахер хезмәте һ.б сыйфатсыз булып чыкканда нәрсәләр таләп итәргә, сыйфатсыз товарны башкасына алыштырганда кулланучы нинди хокукларга ия, дигән сорауларга җавап табу йөзеннән барысы да бик тәфсилләп аңлатылды. Дәрес ахырында балаларның яңа теманы ничек үзләштерүләрен белү өчен һәр командага икешәр сорау бирелде. Алар товарлар яки хезмәт күрсәтүләрне сатып алуга бәйле төрле хәлләрнең тасвирламаларыннан гыйбарәт иде. Беренче сорауда көндәлек тормыштагы хәлләр тасвирланса, икенчесендә әкият геройлары тормышындагы хәлләр бәян ителде. Балалар бу хәлләргә эләгүчеләрнең, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне кулланучылар буларак, нәрсәләргә хокуклы булуларын (яки хокуклы булмауларын) билгеләргә тиеш иде.
Уенда катнашучылар асылда барлык биремнәрне дә үтәүгә иреште. Ахырда барыбыз бергә, кулланучылар хокукларын өйрәнергә һәм белергә кирәк, дигән уртак нәтиҗәгә килдек!