Азык-төлек сатып алганда, уяу бул!

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

2016 ел дәвамында “Дәүләт контрольлеген (муниципаль контрольлек) хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында”  26.12.2008 ел, N 294-ФЗ Федераль закон кысаларында гражданнар гаризалары нигезендә 35 контрольлек чарасы уздырылды. Тикшерүләр барышында кулланучылар күрсәткән фактлар расланып, яраклылык срогы чыккан һәм тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы 105790 сумлык азык-төлекнең кибет киштәләрендә искереп ятуы ачыкланды.

Куллану базарында сыйфатсыз ризыкларның өлеше дә шактый ук зур булганлыктан, иң элек күпләрне кызыксындырган сорауга: азык-төлекне кире кайтарып буламы, дигән сорауга җавап биреп үтәргә булдык.     

  • Фәкать сыйфатсыз ризыкларны гына, әйтик, әчегән катык, күгәргән каймак яки ис керә башлаган чеби түшкәсен генә кире кайтарырга мөмкин.

     Кулланучының сыйфатсыз азык-төлекне кире кайтару буенча дәгъвалары фәкать ризыкның яраклылык срогы чикләрендә (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 5 статьясындагы 4 пункты нигезендә, ризыкка мәҗбүри тәртиптә билгеләнергә тиеш) генә кабул ителә. Яраклылык срогы чыкканнан соң ризыкны кибеткә кире кайтарырга ярамый. Әгәр дә инде яраклылык срогы чыккан товар сатып алгансыз икән, сәүдә объекты бу очракта сыйфатсыз продуктлар саткан өчен җавап бирәчәк.

 Товарда кимчелекләр ачыклаганда, сатып алучыларның һәркайсы, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен сайлап алуга хокуклы:

- товарның шундый ук, әмма сыйфатлысына алыштырылып бирүен таләп итүне;

- сатып алу бәясен тиешенчә киметүне таләп итүне;

- сату-алу килешүен үтәүдән баш тарту һәм товар өчен түләнгән сумманың кире кайтарылуын таләп итүне.

  • Сыйфатлы ризыкларны кире кайтарып булмый. Әмма кайвакыт күп кенә кибетләрдә кассага акча түләгәч товардан баш тартырга уйлаган клиентның хәленә кереп, товарны кире кайтаруны рәсмиләштерәләр.
  • Тагын шунысы бар: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 10 статьясы нигезендә, җитештерүче, эш башкаручы, сатучы кулланучыга үз вакытында товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматлар бирергә тиеш.

Товар турында мәгълүматларның рус телендә, турыдан-туры продуктта һәм /яки төрелмәсендәге (куллану савыты), этикетка, контрэтикетка, ярлыгында, азык-төлекнең аерым төрләре өчен билгеләнгән ысул – кәгазь-кушымтасындагы маркировкасында күрсәтелүе зарури.

Азык-төлек турында мәгълүматларда түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш:

- продукт атамасы;

- продукт атамасы, продуктны җитештерүченең, төрүче, экспортер һәм импортерының урнашу урыны (адресы), продукт җитештерелгән ил һәм урын атамасы;

- продуктны җитештерүче төрүче, экспортер булып тормаган очракта, җитештерүчесе һәм аның адресыннан тыш, төрүче, экспортер һәм аларның адреслары күрсәтелергә тиеш;

- продуктны җитештерү датасы һәм төрү (савытка урнаштыру) датасы;

- продуктның яраклылык срогы яки саклау срогы;

- продуктның нетто массасы, күләме яки саны;

- продуктның составы (шул исәптән азык-төлек составына кергән ингредиентларның атамасы, азык-төлек өстәмәләрен кертеп);

- продукция үзенчәлегеннән чыгып, азык кыйммәте (продуктның калориясе, аксымнар, май, углевод, витамин,  макро- һәм микроэлементлар микъдары);

- аерым бер чирләрдән интегүчеләргә ризыкны кулланырга ярамавы турында (аерым бер чирләрдән интегүчеләргә ризыкны кулланырга ярамавы турында мәгълүматлары күрсәтелергә тиешле товарлар өчен):

- куллану билгеләнеше, шартлары һәм өлкәсе (балалар ризыклары, диета ризыклары һәм биологик актив өстәмәләр өчен);

- әзерләү ысуллары һәм шартлары (концентратлар һәм ярымфабрикатлар өчен);

- саклау шартлары (саклау шартларына карата мәҗбүри таләпләр билгеләнгән товарлар өчен)

- продукт әзерләүгә нигез итеп алынган норматив яки техник документның билгеләнеше;

- җитештерүченең товар билгесе (булганда).

Төрелмәсе әзер продукциянең мөһим һәм аерылгысыз өлеше булып тора. Аның төп функцияләре – саклагыч һәм реклама-мәгълүмати характерда.  Төрелмә-савыты азык-төлек продуктлары әйләнешенең барлык этапларында сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булуын тәэмин итәргә тиеш.

Ризыкны алганчы, иң элек төрелмә-савытын игътибар белән карарга кирәк. Яньчелгән, ярылган яки ертылган икән, язулары ап-ачык күренеп тормаганлыктан, продуктның җитештерү датасын һәм яраклылык срогын билгеләп булмый икән, сыйфатсыз продуктка ишарә дигән сүз бу. Шуңа күрә аны сатып алмавың хәерле.

Куллану төрелмәсе-савыты булмаганда, кулланучы продукт һәм җитештерүчесе турында мәгълүматлар белән транспорт әрҗә-савытыннан (сәүдә предприятиесендә товар сатылып беткәнче сакланырга тиеш) укып танышуга хокуклы.

Азык-төлек сатып алганда, продуктны җитештерү датасын һәм яраклылык срогын аерым игътибар үзәгенә алырга кирәк. Яраклылык срогы йә продуктны кулланып булган вакыт, яисә продуктның куллану өчен яраксызга килү көне буларак билгеләнә.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: куллану базарында катнашучыларның һәммәсе яраклылык срогы чыккан товарларны сатарга ярамавын белеп торырга тиеш.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча ш., Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93, Балтач районында – 884368 2-44-03, Кукмара районында – 884364 2-60-75, Саба районында – 884362 2-30-84.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International