Бала тудыру үзәгендә – семинар

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

2017 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Чаллы шәһәре перинаталь үзәгендә булачак әниләр өчен семинар үткәрде.

Территориаль орган хезмәткәрләре яшь ханымнарга иң элек “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләрен аңлатып үтте. Бу Законда товарлар сатканда кулланучылар белән җитештерүчеләр, импортерлар, эш башкаручылар, сатучылар арасында килеп чыгучы мөнәсәбәтләр җайга салына, кулланучыларның сыйфатлы, аларның гомере, сәламәтлеге, мөлкәте  өчен һәм әйләнә тирә-мохит өчен зыянсыз товарлар сатып алуга, товарлар һәм җитештерүчеләр турында мәгълүмат алуга, бу җәһәттән мәгърифәтле булуга хокуклары, шулай ук  бу хокукларны тормышка ашыру механизмнары билгеләнә. Шулай ук РФ Хөкүмәтенең №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре бүлекләренә (кулланучыларның үзләренә турыдан-туры кагылышлы) дә тукталып үтелде.

Семинарда катнашкан һәркем үзен борчыган мәсьәләне күтәреп, шуның буенча квалификацияле киңәш-табышлар алуга иреште. Семинарда катнашучылар арасыннан кыюраклары берничә сорау биреп, шуларның һәркайсына төпле җаваплар ишетү, шулай ук гомуми мисаллар һәм  коллегалары мисаллар үрнәгендә үзләренең белемнәрен чарлау мөмкинлеге алды.

Шулай итеп, булачак әниләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар ишетте. Чара ахырында аларга “Көнкүреш техникасын сатып алу, куллану һәм аны карау”, “Җирле продукциянең өстенлекләре турында” дигән белешмәлекләр өләшенде.

Бала тудыру үзәге хезмәткәрләре үткәрелгән чара өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренә җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International