Сыйфатны тикшерү ниләр күрсәткән?

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

2016 елның 31 декабрендә Мөслим районында Н. гаиләсе үзенә бүләк ясамакчы булып, кибетләрнең берсеннән электр иттарткычы сатып алган. Яңа иттарткычлы булудан зур канәгатьлек хисләре кичереп, Яңа елга, гадәттәгечә, пилмән бөгәргә булганнар болар. Бөтен гаилә белән җыйнаулашып тотынганда бу эш бик тиз бара, ризыгы да тәмлерәк була бит. Тик әлеге гаиләнең шатлык-сөенече генә озакка бармаган. Хуҗабикә иттарткычны эшләтә башлауга хафага төшкән: колакларны тондырырлык дәрәҗәдә гөрелдәп эшләгән җайланма ярты сәгать вакыт эчендә көчкә ярты кило чамасы ит чыгарган. Иттарткычның начар эшләвеннән  тәмам кәефе кырылган хуҗа белән хуҗабикәнең җиһазны кибеткә күтәреп китүдән башка чарасы калмаган. Тик анда, сыйфатын тикшерү өчен генә товарны алып калабыз, дигәннәр. Яңа ел алдыннан гына кәефләре кырылган кулланучыларыбыз нишләсен, иттарткычны калдырып, өйләренә кайтып киткәннәр.

  Менә алар 13 гыйнварда Түбән Кама территориаль органы белгеченә: “Товарны кире кайтарып, түләнгән акчасын гына алып була идеме икән безгә? Аны сатып алганга 14 көн узмады бит әле?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Белгечебез аларга закон нигезендә түбәндәгеләрне аңлатты.

Товар сыйфатлы булган очракта, түбәндәге очракларда кулланучы түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итеп, товарны кире кайтарып бирүгә хокуклы: товар формасы, фасоны, төсе яки үлчәме ягыннан яраксыз булып чыкканда; кирәкле фасондагы, төстәге шундый ук башка товар мөрәҗәгать ителгән көнне сатуда булмаганда; кулланылышта булмаганда, товар рәвеше, куллану үзенчәлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланганда гына, шулай ук  Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә кертелмәгәндә генә товарны 14 көн эчендә кире кайтарырга мөмкин. Бу очракта, әйтик, кимчелекләре ачыкланмаган очракта,  иттарткычны кире кайтарып булмас иде. Чөнки ул, әлеге исемлек нигезендә, техник яктан катлаулы товар булып тора.

Кулланучыларыбыз очрагында товарда кимчелек килеп чыккан. Сыйфатсыз иттарткычны кибеткә кире кайтару өчен түбәндәгеләрне белеп тору кирәк:

түләнгән акчаны алу гына түгел, сыйфатсыз (брак) иттарткыч сату аркасында китерелгән зыянны да тулысынча каплауларын таләп итәргә мөмкин;

иттарткычны гарантия срогы эчендә кире кайтарырга мөмкин;

иттарткычның кимчелекле булуы  белән килешмәгән очракта сатучы үз хисабына иттарткыч сыйфатына тикшерү уздыра, сатып алучы тикшерү үткәрүне карап тора ала. Иттарткычтагы кимчелекләрнең (брак) сәбәпләре турында бәхәс килеп чыкканда, сатучы үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш, сатып алучының  исә экспертиза үткәрүне карап торуга хокукы бар. Экспертиза иттарткычтагы кимчелекләрнең килеп чыгуына сатып алучының гаепле булуын күрсәтсә, сатып алучы экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук иттарткычны саклау һәм алып китү-китереп кую чыгымнарын капларга тиеш. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләренә риза булмаган очракта, сатып алучы экспертиза бәяләмәсен суд тикшерүенә тапшыра ала;

гарантия срогы чыккан яки  ул билгеләнмәгән булып, әле ике ел узмаган очракта да түләнгән акчаны кире алырга мөмкин. Әмма бу очракта сатып алучы иттарткычтагы кимчелекләрнең сатып алучыга тапшырганчы ук килеп чыгуын яки моңа кадәр туган сәбәпләр аркасында килеп чыгуын расларга тиеш;

иттарткыч өчен түләнгән акчаны кире кайтару таләбе әлеге таләп куелганнан соң 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш;

Товар Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кергәндә, ягъни техник яктан катлаулы товар булып торганда, югарыда телгә алып үтелгән шартлар башка үзенчәлекләреннән чыгып кулланыла.

Түбән Кама территориаль органы белгече кибет директоры белән элемтәгә керде. Директор башта товарның сыйфатлы булуын расларга тырышты. Белгечебез аны тыңлап торганнан соң җиһазның сыйфатын тагын бер тапкыр тикшерергә тәкъдим итте. Әмма инде бу юлы бәхәстә катнашучыларның һәммәсе катнашында, һәм иттарткычны кабызып-сүндереп кенә түгел, бәлки кечкенә генә бер кисәк ит чыгарып күрсәтү нигезендә. Әмма иттарткыч итне чыгарудан “баш тартты”. Кибет вәкиле, моны үз күзләре белән күреп торса да, ничек тә бу хәл белән килешмәскә тырышты. Белгечебез җитәкче белән әңгәмә үткәреп, судка мөрәҗәгать итү һәм экспертиза үткәрү буенча кулланучы хокукларын аңлатты.

Бу процедураларның барысын да үткәргәннән соң икенче көнне үк кибет директоры сатып алучыларыбызга түләнгән акчаларын кире кайтарып бирү турында карар итте.

Бу очрак белгеч-эксперт бәяләмәсенең низаглы хәлләрне җайга салуда хәлиткеч булып чыгу ихтималын бик ачык күрсәтә.

Менә шулай, белгечләребезгә, үз вәкаләтләре кысаларында, эшчәнлегендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Федераль законына (бу закон, хокукларын билгеләп һәм теләсә кайсы сәүдә оешмасы белән мөнәсәбәтләрен җайга салып, кулланучылар хокукларын яклый) таянып, кулланучылар хокукларын төрле ысуллар белән якларга туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International