2017 елның 20 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны агарту һәм мәгълүматлы итү максатыннан чыгып, Арча муниципаль районы Яңа Кишет авылында гражданнарны кабул итү оештырды.
Кабул итүгә җыелган авыл халкын сатып алынган товарларның сыйфаты, товарларны кире кайтару сроклары, кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган товарлар турында мәсьәләләр; икенче көнне үк яраклылык срогы чыккан товарны сатып алганда, нишләргә, дигән сорау кызыксындырды. Бирелгән барлык сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә җаваплар бирелде.
Гражданнарны кабул итү төгәлләнгәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уку үткәрелде. Чарада катнашучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Закон нигезләрен аңлату барышында белгечләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, куллану тәҗрибәсеннән мисаллар белән уртаклашты. Шулай ук чарада төрле низаглы хәлләр каралды. Авыл җирлеге белгечләре чара барышында алынган кыйммәтле киңәшләр, мәгълүматлар өчен белгечебезгә җылы рәхмәт сүзләре ирештерде.
Ахырда чарада катнашкан һәркемгә, куллану белемнәрен киңәйтү өчен, бүлек реквизитлары белән, “Кулланучылар өчен белешмәлекләр” буклетлары һәм «Вестник потребителя» газетасы таратылды.