Өйрәтү характерындагы семинарлар дәвам итә

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 24 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хосусый эшмәкәр Р.Ш.Гарифуллинның сәүдә объектында сатучылар өчен укыту-өйрәтү характерында семинар үткәрде. Әлеге сәүдә объектында балалар товарлары (уенчыклар, кием-салым, аяк киеме) сатыла.

Кибетләр сатучылары сатып алучылар белән аралашуда килеп чыгу ихтималы булган мәсьәләләрне аңлату өчен төп законнарны белеп торырга тиеш.  Шулай ук аларга претензияне дөрес итеп төзи белү, низаглы хәлләр килеп туганда нәрсәләрне аңлатырга икәнлеген белү зарури. Сатып алучыда теге яки бу дәгъва килеп тумасын өчен товарлар турында мәгълүматларны бәян итү мөһим. Моннан тыш теләсә кайсы продукциянең сыйфатын, тулы комплектациядә булу-булмавын тикшерү шарт. Гомумән, сатучыларга бик күпне эшләү, кешеләрнең теләсә кайсы сорауларына җавап бирә белү кирәк.
Очрашуда сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Тәгаенләп әйткәндә, алар сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү кагыйдәләренә, сатучы һәм товарлар турында, дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге бирү өчен, фәкать дөреслеккә туры килә торган мәгълүматларның гына күрсәтелергә тиешлегенә, товарларда рус телендә мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлегенә, балалар товарлары һәм уенчыкларының нинди ассортиментын кайсы очракларда алыштырып булуына төшендерелде. 

Семинар азагында сатучыларга кулланучы өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International