31 гыйнвар рус аракысының “туган көне” буларак санала.
Бу көнне Петербургта Дмитрий Иванович Менделеев “Спиртның су белән кушылуы турында” дигән темага үзенең атаклы докторлык диссертациясен яклаган. Диссертациясен ул 1863-64 елларда эшләгән. Бу диссертация Санкт-Петербург дәүләт университетында бөек галим музеенда саклана.
Нәкъ менә рус химигы идеаль пропорция табып, кырык градуслы аракы “булдырган”, дип исәпләнелә. Әмма Менделеевның аракы уйлап табуы, элементларның периодик таблицасын төшендә күрүе кебек үк, уйдырма гына. Тик бик озак еллар буе яшәп килүче уйдырма.
Шулай да Россия халкын мөкиббән китергән спиртлы эремәнең чын авторы кем соң? Тарих битләреннән күренгәнчә, IX-X гасырларда яшәгән Ар-Рази исемле фарсы табибы ул. Дөрес, көнчыгыш табибының эксперименты нәтиҗәсен аракы дип атап булмый: уйлап табучы бары тик чиста спирт кына алган. Әмма нәкъ менә шушы факт халык арасында киң таралган эчемлек тарихын башлап җибәргән, дип кыю төстә әйтергә була. Чөнки этанол – аракының төп компоненты.
Әйтергә кирәк, спирт башта фәкать косметология һәм медицинада гына кулланылган. Этанолны күңел күтәренкелегенә китергән эчемлек сыйфатында кайчан куллана башлаулары – билгесез. Әмма инде XIV гасырда ук Польша территориясендә “тереклек суын” (бүгенге аракы нигезен шулай дип атап йөрткәннәр) эшләү технологиясенә нигез салынган, ә XVI гасырда Скандинавиядә шуның белән шөгыльләнгәннәр. Русьтә аракы XVI гасырда гына эчемлек сыйфатында мәгълүм булган.
Бүген исә аракы бәйрәм табыннарыннан төшмәгән Россия символларыннан берсе булып тора. Әмма әлеге атаклы эчемлекнең “туган көнен” билгеләп үткән бер мәлдә хәмернең сәламәтлеккә зыян китерүен дә онытмаска кирәк.