Бүгенге дөньяда күпчелегебезнең тормыш рәвеше еш кына сәламәтлеккә бәйле теге яки бу проблемаларга китерә. Бигрәк тә умырткалык авырулары җәфалый безне. Хәлебезне азмы-күпме җиңеләйтү өчен массаж ясаучыларга мөрәҗәгать иткәлибез. Ә даими рәвештә белгечкә йөрү мөмкинлеге булмаса, нишләргә? Җавабы бик гади: җилкә өчен массажер сатып алырга! Массажер белгеч кулыннан ким “сыйпамый”. Сайлап алынган режимына карап, катып калган мускулларны йомшартырга, умырткалыкта һәм тулаем бөтен организмда кан йөрешен яхшыртуга ярдәм итә, җилкә һәм умырткалык мускулларын җылыта, гомумән, организмга көч өсти.
Минзәләдә яшәүче М.гаиләсе, вакытны һәм гаилә бюджетын янга калдыру максатыннан, дәвалау үзенчәлекләрен истә тотып, шәһәрнең бер кибетеннән кул электр массажеры сатып алган. Массаждан канәгатьлек хисе алуны кичектереп тормастан, өйләренә кайткач ук приборны тикшереп карыйсы иткән болар. Әмма сыйфатсыз товарга юлыгуларын аңлап, пошаманга төшкәннәр. Соң, теге яки бу кешегә иң кулаен сайлап алу мөмкинлеге бирердәй режимнарны алыштыру төймәсе эшләмәвен күреп алганнар бит. Икенче көнне үк шушы кибет сатучыларына товарны башкасына алыштыруны яки түләнгән акчасын кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Тик сатучы товарны алыштырудан да, түләнгән сумманы кире кайтарудан да баш тарткан.
Шул ук көнне кулланучыларыбыз Чаллы территориаль органы белгеченә: “Товарны алыштырудан да, акчаны кире кайтарып бирүдән дә баш тарткан сатучылар хаклымы? Сыйфатсыз товарны һәм түләнгән акчаны ничек итеп кире кайтарырга була?” - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Белгечебез кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1Законы нигезендә аңлатмалар бирде, шулай ук кибет директоры белән элемтәгә кереп, бәхәстә катнашучыларның барчасын бер урынга җыеп, электр массажерының ничек эшләвен карарга тәкъдим итте.
Чыннан да, режимнарны алыштыру төймәсе эшләми булып чыкты. Әмма кибет директорының үз туксаны туксан: ул сыйфатлы электр массажеры сатылганын, М.гаиләсенең үзләренең үк җиһазны ватканнарын төкерек чәчеп расларга маташты. Шул чагында белгечебезнең, кулланучының судка мөрәҗәгать итү һәм товарга экспертиза үткәрү хокукын аңлатып, җитәкче белән әңгәмә корудан башка чарасы калмады.
Кибет директоры әңгәмәдән соң икенче көнне үк сатып алучыларга түләнгән акчаларын кире кайтарып бирү турында карар кабул итте.